Чистайны нинди үзгәрешләр көтүе турында шәһәрнең баш архитекторы Андрей Шумилов сөйләде
Шәһәр мохитенең сыйфаты — аның халкы өчен иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Һәр яшәүче үз шәһәрен уңайлы, заманча һәм чиста итеп күрергә тели.
Чистайлыларны шәһәр киңлеген үстерүгә һәм төзекләндерүгә кагылышлы аеруча борчыган сорауларга Чистай районы башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге башлыгы, шәһәрнең баш архитекторы Андрей Шумилов җавап бирде.
— Якындагы 2-3 елда шәһәрдә төзекләндерү буенча нинди төп проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла?
— Беренче чиратта, безгә Чулман елгасының «Наречье» яр буен төзекләндерүне төгәлләргә кирәк. Быел төзекләндерүнең дүртенче чиратын башлау һәм тәмамлау планлаштырыла, аңа үтәлгән өч чиратның дәвамы буларак җәяүлеләр юллары керәчәк. Анда шулай ук мәйданчыклар һәм ял итү зоналары, пирслар, кече архитектура формалары: эскәмияләр, павильоннар, урналар һәм яктырткычлар урнаштырылачак.
2024 елда шәһәребез уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында «Чистайның Ленин урамының Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге участогын комплекслы үстерү» проекты белән җиңде. Төзекләндерүнең эш проекты эшләнде. Ул тротуарлар түшәүне, машина кую урыннары ясауны, скверларны төзекләндерүне, кече архитектура формаларын урнаштыруны, яктырткычлар куюны күздә тота. Эшләр берничә этапта башкарылачак. Беренче чират 2025 елда гамәлгә ашырылачак, киләчәктә Ленин урамының Лев Толстой урамыннан Нариманов урамына кадәрге участогы этаплап төзекләндереләчәк.
Шәһәр иҗтимагый киңлекләрен төзекләндерү буенча планнар бик күп. Пристань урманы тирәсендә Җиңү паркы төзү, шәһәргә керү урыныннан соборга кадәр Энгельс урамын, Җиңүнең 40 еллыгы урамын, Ржавец елгасы яр буйларын, дамбаны, Мебель фабрикасы тирәсендәге паркны, пассажирлар пристанен һәм башка бик күп нәрсәләрне төзекләндерү күздә тотыла.
— Шәһәрнең архитектура йөзе ничек формалаша?
— Чистай федераль әһәмияттәге тарихи җирлекләр реестрына кертелгән, бу исә, үз чиратында, үзгәлекне саклау максатларында шәһәрнең архитектура йөзен билгели. Бу — тарихи җирлегебезгә хас традицияләр буенча объектлар төзү: фальц тимердән түбә ябу, барлыкка килгән тарихи корылмаларга хас архитектура декоратив элементлар куллану. Фасадларны бизәү шәһәр өчен традицион төзелеш материалларыннан: кирпеч, штукатур, агач тышлык ярдәмендә башкарыла. Шулай ук корылмаларның биеклеге буенча искәрмәләр дә бар, шәһәр билгеле бер биеклек билгеләре каралган зоналарга бүленгән. Болар барысы да истәлекле урын һәм тарихи җирлек зонасы чикләренә кергән участокларга кагыла.
Бездә шәһәрнең тарихи өлешендә төзелеш өчен махсус эшләнгән типлы проектлар бар. Ягъни тарихи өлеш чикләрендә теге яки бу объектны төзергә теләгәндә типлы проект сайларга мөмкин, шул ук вакытта бу мәдәни мирас объектын саклау органына хәбәр итү характерында булачак. Әгәр заказ ясаучы үз проектын кулланырга теләсә, аңа эскиз проектын эшләргә, аны шәһәр төзелеше Советына карауга чыгарырга кирәк булачак. Аннары проектны Мәдәни мирас объектларын саклау буенча республика комитетына карауга җибәрергә һәм тагын күп кенә башка ведомстволарда килештерергә кирәк булачак. Шәһәрнең калган территориясендә төзелеш РФ Шәһәр төзелеше кодексында каралган гомуми нигезләрдә алып барыла.
— Шәһәрдә яңа торак комплекслар төзү планлаштырыламы?
— Генераль планда шәһәр территориясен ике төп юнәлештә: «Магнит» гипер маркеты урнашкан төньяк-көнчыгыш торак районы һәм «Чистай — Нурлат» автомобиль юлы белән ипподром арасында урнашкан көньяк торак районын үстерү күздә тотыла. Моның өчен территорияләрне планлаштыру проектлары бар инде.
Төньяк-көнчыгыш торак районында шәхси торак йортларның бер өлеше төзелгән инде, якын киләчәктә уртача катлы күп фатирлы торак төзү планлаштырыла. Шулай ук анда социаль объектлар һәм иҗтимагый киңлекләр проектланган. Көньяк районда торак төзелешеннән кала, шулай ук мәгариф оешмалары, сәүдә объектлары һәм башкалар төзү карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев