Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлыны ялган машина йөртү таныклыгыннан файдаланган өчен хөкем иттеләр

Интернетта сатып алулар — хәзерге вакытта киң таралган эш. Бүгенге заманда челтәрләр аша азык-төлек, кием-салым, техника — барысын да сатып алырга мөмкин. Кемдер хәтта ялган документлар сатып алырга маташа. Шулай ук ялган дипломнар, сертификатлар һәм машина йөртү таныклыклары сату очраклары да күзәтелә…

Ялган машина йөртү таныклыгы сатып алучылар үзләрен җәмгыятькә зарар китерәбез, законны бозабыз дип уйламыйлар. Барлык җаваплылык та аны ясаучылар өстенә төшә дип нык ялгышалар. Әмма ялган документлар өчен җаваплылык ясап сатучылар белән беррәттән аңардан файдаланучылар җилкәсенә дә төшә. Ялган документларны, дәүләт бүләкләрен, мөһерләрне, штампларны, бланкларны ясаган өчен җаваплылык РФ ҖКсының 327нче маддәсендә каралган. Чистай шәһәр суды практикасында мондый категориядәге җинаять эше бар.

— 2023 елның гыйнварында транспорт чарасы белән идарә итәргә хокукы булмаган гражданин К., үзенең исеменә киләчәктә файдалану нияте белән ялган машина йөртү таныклыгы сатып ала, — дип сөйләде Чистай шәһәр суды судьясы ярдәмчесе Наталья Зурбашева. — Ул аңа Интернетта заказ биргән һәм аның өчен түләгән. Озакламый таныш булмаган кешедән почта бүлегендә үзенең фотографиясе ябыштырылган таныклык алган һәм аны төп нөсхә итеп куллану нияте белән автомобилендә саклаган.

Бу елның маенда әлеге ир-ат рөхсәт ителмәгән урында алдагы машинаны уза. Моның өчен дежур-патруль хезмәте инспекторы административ хокук бозу турында беркетмә төзи. Тикшерү барышында мәгълүматлар базасында Дәүләт автоинспекциясе инспекторы мондый серияле номерлар белән таныклык башка кешенеке булуын ачыклый.

— Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. Хәзерге вакытта гражданин К. хөкем ителде, РФ ҖКсының 3нче маддәсендә каралган җинаять кылуда үзенең гаепле булуын таныды. Ул бер елга сынау шарты белән шартлы рәвештә 6 айга ирегеннән мәхрүм ителде, — дип билгеләп үтте Наталья Зурбашева.

Шулай итеп, ялган машина йөртү таныклыгы хуҗасына шактый проблемалар тудырды.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев