Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чистайлыларның хаҗ кылу һәм мәет белән бәйле хорафатлар турындагы сорауларына Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий җавап бирә

...

— Изге урыннарга хаҗ сәфәренә ничек әзерләнергә? Аны ничек дөрес үткәрергә?

— Хаҗ кылу туризмнан ният кылу белән аерыла, — дип аңлата рухани. — Без монастырьга яки танылган гыйбадәтханәгә аның тарихын белү өчен генә түгел, ә анда эшләгән яки хәзер эшли торган кешеләрнең рухи тәҗрибәсен үзләштерү өчен барабыз. Шуңа күрә хаҗ сәфәренә әзер­ләнергә, тәүбә-истигъфар кылырга кирәк. Әгәр сез рухани белән аралашасыз икән, алдан сәфәр өчен фатиха сорагыз. Атакай сезгә ярдәм итәчәк, киңәш бирәчәк: бу көннәрне ничек үткәрергә, нәрсәгә игътибар итәргә кирәген әйтәчәк.
Кызыксыну күрсәтергә һәм барачак урын белән бәйле изгеләрнең тормышлары турында укып белергә кирәк. Сәфәрдә экскурсияләр була, ләкин, ни кызганыч, без юлда әйтелгәннәрне тиз онытабыз. Шуңа күрә бу урын сезгә чит-ят булып тоелмасын өчен, үзегезгә кызыксыну күрсәтергә кирәк.
Әгәр сез монастырьга барасыз икән, анда берничә көн үткәрү, анда яшәүчеләргә көндәлек хезмәтләрдә ярдәм итү, монастырьның гади гыйбадәтләренә катнашу сезнең өчен файдага булыр иде. Монахларның ничек яшәвен, көндәлек тормышларының үзгә якларын күрергә тырышырга кирәк. Ләкин шул ук вакытта «чит монастырьга үз уставың белән йөрмиләр» дигән гыйбарәне дә истән чыгармаска. Сез — кунак кына, күп нәрсәне аңламыйсыз, шуңа күрә сезгә таныш булмаган яшәү рәвеше турында өстән-өстән генә хөкем итәргә ашыкмагыз.
Без барыбыз да сәфәрдә карап йөргән урыннарны истәлеккә фотога төшерергә тырышабыз. Бу гамәлдә бернинди начарлык та юк. Ләкин йөзләгән кадр ясап, моның белән артык мавыгырга кирәк түгел, сәфәрнең мөһим мизгелләрен үз йөрәгең түрендә саклап калу яхшырак.

— Өйдә мәет булганда көзгеләрне һәм телевизорны япма белән капларга кирәкме?

— Һәрбер христиан традициясенең мәгънәсе һәм аңлаешлы аңлатмасы бар. Бу аның төрле ырымнарга, мәҗүси ышануларга нигезләнгән хорафатлы традицияләрдән аермасы. Шуңа күрә көзгеләрне япма белән ябарга җыенганда, үзегезгә: «Мин моны ни өчен эшләргә телим?» — дигән сорау бирегез. Әгәр сезнең өчен бу кара кием кебек тышкы матәм билгесе булса, якын кешегезне югалтудан тирән кайгы кичергәндә көзгегә карарга теләмәсәгез, монда бернинди дә куркыныч нәрсә юк.
Ләкин әгәр дә сез көзгеләрне, аларда мәет чагылмасын, сезне башка дөньяга тартып алмасын, бәла-каза китермәсен өчен япма белән капларга телисез икән, ул чакта сүз христиан тәгълиматларыннан ерак булган, җанның үлгәннән соң язмышы турындагы хорафатлар турында бара. Өстәвенә, «Сез нигә моны эшлисез?» — дигән сорауга кешеләр хәтта аңлаешлы җавап бирә дә алмыйлар, ә кайвакыт үзләре дә сәер җавапларыннан оялалар. Без уйларга тиеш мөһим нәрсә — мәрхүм булган якын кешебезнең тәкъдирен ничек җиңеләйтергә? Аның җаны япма белән капланган көзгегә яки искә алу өстәлендәге аракыга түгел, ә догага, сәдакага, аның турында яхшы уйларга мохтаҗ. Шул ук вакытта ул үзе безгә үз үлемебез турында тирән һәм җитди уйланырга, аңа әзерләнә башларга мөмкинлек бирә. Чөнки христиан кешесе өчен аның бөтен тормышы — бу юлны ничек үткәне турында ахирәттә җавап бирүдән гыйбарәт.

Хөрмәтле газета укучылар, әгәр Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомийга сорауларыгыз булса, сез аларны редакциянең 5-10-60, 5-13-72 телефон номерларына шалтыратып бирә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев