Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлыларны шәһәрнең дизайн-коды турында фикер алышырга чакыралар

Аның төп максаты – Чистайның тарихи характерын саклау, аны уңайлы һәм гармонияле итү, бизәлештә буталчыклыктан качу

Чистайда шәһәрнең дизайн-коды буенча иҗтимагый фикер алышулар узачак. Бу документны эшләү – Чистайның уникаль йөзен саклап калуга таба мөһим адым.

 

Дизайн-код нигә кирәк?

Дизайн-код – ул бина фасадлары, элмә такталар, витриналар, керү төркемнәре һәм шәһәр мохитенең башка элементлары нинди булырга тиешлеген билгели торган документ. Аның төп максаты –Чистайның тарихи характерын саклау, бизәлештә буталчыклыктан качып, аны уңайлы һәм гармонияле итү. Документ нигезенә шәһәрне комплекслы тикшерү: аның тарихы, архитектурасы, үзенчәлеге һәм, бигрәк тә, халыкның фикере керәчәк.

 

Фикер алышу кайда һәм кайчан булачак?

Очрашу 15 июньдә, 17 сәгать 30 минуттан 19 сәгатькә кадәр «Статус» үзәгендә Ленин урамы, 55 адресы буенча узачак. Барлык битараф булмаган чистайлылар чакырыла.

 

Фикер алышуга нинди сораулар чыгарылачак?

Очрашуда катнашучылар Чистай шәһәр мохитенең үзенчәлекләре һәм кыйммәтләре, истәлекле урыннар һәм визуаль образлар, шулай ук урамнарны бизәүдә булган проблемалар турында сөйләшәчәкләр. Иң мөһиме – һәркем шәһәрнең тарихи йөзен саклау һәм үстерү буенча үз тәкъдимнәрен кертә алачак.

 

Ни өчен килү мөһим?

Дизайн-код тамга өчен язылмый. Нәкъ менә яшәүчеләрнең тавышы – проектлаучылар өчен төп ориентирларның берсе. Актив чистайлылар стартта никадәр күбрәк булса, ахыргы нәтиҗә шулкадәр төгәлрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев