Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлыларны «Парклар маршы – 2026» акциясендә катнашырга чакыралар

Катнашучылар үз эшләрен ике конкурс юнәлешенә – иҗади һәм практик җибәрә алалар

Татарстанда «Парклар маршы – 2026» халыкара акциясе старт алды. Быел аның шигаре: «Туган як табигате – тереклек өчен су чыганагы». Анда катнашырга Чистай районыннан балалар һәм яшүсмерләр чакырыла.

 

Акцияне Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча Дәүләт комитеты оештыра. Катнашучылар үз эшләрен ике конкурс юнәлешенә – иҗади һәм практик җибәрә алалар.

 

– Беренче конкурс – «Тыюлык табигате дөньясы». Бу балалар сәнгать иҗаты конкурсы. Быел ул су экосистемаларына багышланган. Конкурсның темасы: «Елгалар, күлләр, диңгезләрнең табигате». Катнашучының бурычы – су экосистемасын сайлау һәм анда яшәүчеләрне сурәтләү. Бу елга, күл, буа яки диңгез булырга мөмкин, – дип сөйләде «Чиста болыннар» табигать тыюлыгы белгече Регина Биктаһирова.

 

Икенче конкурс «Без дөньяны чистартабыз» дип атала. Бу эштә хәрәкәт итәргә әзер булганнар өчен экологик десантлар конкурсы.

 

– Катнашучылар чүп-чарны җыя һәм паркларда, аллеяларда, сулык ярларында яисә махсус сакланучы табигать территорияләрендә тәртип урнаштыра алалар. Шулай ук чәчәкләр, агачлар һәм куаклар утыртырга, кошлар өчен оялар куярга мөмкин. Шуннан соң үз эшеңнең нәтиҗәләрен фотога төшерергә һәм алар турында сөйләргә кирәк, –  диде Регина Ринат кызы.

 

Эшләр һәм отчетлар 23 майга кадәр кабул ителә. Яшь чистайлылар туган табигатькә булган мәхәббәтләрен иҗат яисә игелекле һәм файдалы эшләр аша күрсәтә алалар.

Чистайда эшләр Фрунзе урамы, 97А/2 йорты адресы буенча кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8-927-403-12-52 (Регина Ринат кызы).

«Парклар маршы» – табигатьне саклауга үз өлешеңне кертү һәм бер үк вакытта вакытны кызыклы уздыру мөмкинлеге ул. Оештыручылар чистайлыларны читтә калмаска һәм «Парклар маршы – 2026» акиясенә кушылырга чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев