Чистайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырдылар
Бүләкләү тантанасы хисап сессиясе кысаларында узды
Муниципаль район Советының хисап утырышында бүләкләү тантанасы булды. Чистайлылар дәүләт бүләкләрен ТР Премьер-министры Алексей Песошин кулыннан алдылар.
Татарстан Республикасы Рәисе Боерыгы белән:
– хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән хәрби хезмәткәр, медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты Александр Брониславович Батурин;
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә лаеклы өлеш керткәне өчен «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале белән Чистай муниципаль районы башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Тихонович Ефимов бүләкләнделәр;
– илебез машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исемгә «Бетар» җитештерү-коммерция фирмасы директоры Антон Владимирович Зайцев лаек булды;
– мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать укытучысы Наталья Петровна Севастьяновага «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде;
– республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Алексеевскдорстрой» ачык акционерлар җәмгыятенең Чистай участогы начальнигы Максим Михайлович Красновка «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде;
– мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Каргалы гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлчәчәк Ирек кызы Гыйльмуллинага «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте:
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың сәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен «Восток» фәнни-техник үзәге директоры Андрей Николаевич Доронинга;
– күпьеллык фидакарь хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә керткән өлеше өчен Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Әхмәдулла улы Заһидуллинга;
– күпьеллык фидакарь хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән саллы өлеше өчен муниципаль район Советының иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы Илфат Фаат улы Мәгыйзовка игълан ителде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте:
- күпьеллык намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы тармагын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен җылылык челтәре предприятиесенең электр һәм газ ярдәмендә эретеп ябыштыручысы Андрей Николаевич Арзинга;
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешенә керткән саллы өлеше өчен шәһәр башкарма комитетының сәүдә бүлеге баш белгече Юлия Юрьевна Әхмәтовага;
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының сәнәгать тармагын үстерүгә керткән саллы өлеше өчен «Яңа технологияләр» предприятиесенең электр ярдәмендә үзәктән куа торган насосларны җыю участогында механик җыю эшләре слесаре Николай Александрович Корниловка игълан ителде.
ТР Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты белән:
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль һәм икътисади үсешенә керткән саллы өлеше өчен «Галант» предприятиесенең генераль директоры Сергей Геннадьевич Абакунин;
– күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Чистай районының мәдәни үсешенә керткән саллы өлеше өчен Татар Баганалысы авылы мәдәният йорты методисты Венера Котдус кызы Гатиятуллина бүләкләнделәр.
Г. Гомәрова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев