Чистайлыларга җәйге айларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Тирәк мамыгы июньдә аеруча куркыныч тудыра
Мәктәпләрдә җәйге каникуллар башланды – балалар күп вакытларын урамда үткәрәләр һәм еш кына караучысыз калалар. Чистай районы буенча күзәтү эшчәнлеге һәм кисәтү эшләре бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләргә һәм балаларга өйдә һәм табигать кочагында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерәләр.
Эсселәр башлану белән урманда янгыннар, чүп-чарның һәм коры үләннең янып китүе арта. Июньдә тирәк мамыгы аеруча куркыныч тудыра. Балалар, үзләре дә аңламастан, аңа еш кына ут төртәләр, бу исә куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Күзәтү эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре әти-әниләргә үз балаларына тирәк мамыгы яндыруның аянычлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуы турында аңлатуларын сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Күзәтү эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин өлкәннәрне аеруча сак булырга чакырды:
–Хөрмәтле әти-әниләр! Сез балаларыгызның буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнүләрен контрольдә тотарга тиешсез. Үзегез дә куркынынычсызлык кагыйдәләрен тиешенчә үтәгез – балаларыгыз өчен үрнәк булыгыз. Балагызны гадәттән тыш хәлләрдә дөрес карар кабул итәргә өйрәтегез, кечкенә имтиханнар үткәрегез.
Инспектор шулай ук өйдә күренә торган урында ашыгыч телефон номерлары күрсәтелгән исемлек булдырырга тәкъдим итә. Күп кенә балалар янгын хезмәтенең номерлары – 01 һәм 101 икәнен дә белмиләр.
–Балагызның өй адресын белүенә һәм аны башкаларга хәбәр итә алуына ышаныгыз. Булдыралганча еш кына ут белән уйнауның куркынычы турында исләренә төшерегез, көнкүреш приборлары белән дөрес файдаланырга өйрәтегез. Әгәр дә баланың үзен генә калдырасыз икән – шырпылар яшерелгәнме, электр приборлары һәм газ сүндерелгәнме икәнен тикшерегез. Нәкъ менә әти-әниләр балалары өчен җаваплы икәнен исегездә тотыгыз! –дип ассызыклый Илнур Гайнуллин.
Янгын куркынычсызлыгының өлкән инспекторы һәрвакыт уяу булырга, куркынычсызлыкның элементар кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген һәм балаларны саклау әти-әниләрнең бурычы икәнен янә бер кат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев