Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар Хәтер һәм кайгы көненең алар өчен нәрсә аңлатканын сөйләделәр

Илебез тарихында иң кайгылы дата — дәһшәтле һәм канкойгыч Бөек Ватан сугышының башлануы. Бөтен ил үз Ватанын яклау өчен күтәрелде. Бу көн алдыннан без чистайлылардан: «22 июнь сезнең өчен нәрсәне аңлата? — дип сорадык.

Константин Иванович, 67 яшь, лаеклы ялда:

— Мин Бөек Ватан сугышыннан соң туганмын, әмма безне — дүрт малайны — ялгызы гына үстергән әниемә никадәр авыр булуын яхшы хәтерлим. Әти 1947 елда орденнар, медальләр һәм йөрәк янындагы ярчык белән өйгә кайтты. Ул миңа әле өч яшь тә тулмаган чакта вафат булды. Мин аны хәтерләмим диярлек. Әтинең һәм аның ике ир туганының (икесе дә һәлак булган, берсе — Сталинград, икенчесе — Варшава янында) ничек сугышканнарын аннары әнидән күп тапкырлар ишетергә туры килде. Аның портретын тотып, мин оныкларым белән „Үлемсез полк“ йөрешендә күп тапкырлар катнаштым. Быел әлеге истәлекле акциянең уздырылмавы бик кызганыч. Аның каравы беркем дә миңа 22 июнь көнне Мәңгелек ут янына килеп, нацистларның корбаннарын искә алырга, геройлар алдында баш ияргә комачауламаячак.

Ирина, 24 яшь, менеджер:

— Хәтер һәм кайгы көне минем өчен, мөгаен, елның иң аяныч көнедер. Минем карт әбием — тыл хезмәтчәне, хәрби заводта эшләгән, снарядлар өчен гильзалар ясаган, ә бабам очучы булган. Аның үлеме турындагы хәбәр 1941 елның ноябрендә килгән. Безнең гаилә Бөек Ватан сугышының төрле фронтларында сугышкан башка туганнарыбыз белән дә горурлана. Мәктәпнең югары сыйныфларында укыганда мин „Гаиләмдәге Бөек Ватан сугышы геройлары“ дигән проект эшләдем, туганнарыбыз арасындагы сигез ир-егетнең бары өчесе генә фронттан кайткан булып чыкты. Калганнары якты киләчәгебез өчен үз гомерләрен биреп, һәлак булганнар.

Ярослав, 14 яшь, 8нче сыйныф укучысы:

— Әлбәттә, мин Бөек Ватан сугышы башланган көн һәм 1945 елның 8 маенда Германия тарафыннан имзаланган капитуляция турында беләм. Күптән түгел мин реферат әзерләдем һәм сыйныф алдында бу темага доклад ясадым. Миңа сугыш турындагы китаплар һәм нәфис фильмнар, бигрәк тә „В июне 41-го“, „Битва за Севастополь“ һәм „Т-34“ ошый. Кайвакыт үземне төп геройлар урынында күз алдына китерәм, әмма, дөресен генә әйткәндә, мин алар кебек сугыша алыр идемме икән, белмим. Ел саен сыйныфташларым белән бергә сугышта һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашам. Шулай ук һәлак булган геройларның җәсәдләрен эзләүче, исемнәрен билгесезлектән кайтаручы отрядлар турында тапшырулар карыйм. Мондый канкойгыч сугыш беркайчан да кабатланмас дип өметләнәм.

Руслан Валерьевич, 50 яшь, эретеп ябыштыручы:

— 22 июнь — минем өчен мөһим көн, чөнки мин үзем дә хәрбиләр гаиләсеннән. Үз вакытында Бөек Ватан сугышының башлану, аның барышы һәм борылыш мизгелләре хроникасын яхшы өйрәндем. Ул бездән ераграк булган саен, фашизм юлында җиңә алмаслык киртә булып баскан Совет кешеләре җилкәсенә нинди авырлыклар һәм югалтулар төшкәнен күз алдына китерү авыррак була бара. Җимерелгән шәһәрләр, яндырылган авыллар, 20 миллион һәлак булганнар… Бу саннар уйланырлык! Шунысы аяныч, хәзер кара көч янә баш күтәрә. Димәк, безнең изге бурычыбыз кешелек тарихындагы иң куркыныч сугышның башлану датасын истә тоту гына түгел, ә яшьләргә аның турында хакыйкатьне сөйләү, ата-бабаларыбызның тиңе булмаган батырлыгы турындагы тарихны беркемгә дә яңадан язарга ирек бирмәү.

Гөлнара, 35 яшь, шәфкать туташы:

— Үз һөнәрем буенча мин сугышның никадәр куркыныч булуын күз алдыма яхшы китерәм. Ни кызганыч, хәзер дә үз файдалары өчен кораллы конфликтлар тудыручылар бар. Аларга 1941 елның июнендә илебез халкы өчен башланган һәм дүрт елга якын дәвам иткән иң зур фаҗига турында хәтер нык булганда гына каршы торырга мөмкин. 22 июньдә мин һәм минем якыннарым сугышның коточкычлыгын кичергән кешеләрне, Ватан өчен гомерләрен биргән геройларны искә төшерәбез. Хәтер һәм кайгы көне — Җиңү хакына үз гомерләрен биргән миллионлаган корбаннарны онытырга мөмкинлек бирми торган дата. Бу көн төрле буын кешеләрен берләштерә һәм йөрәкләребездәге рәхмәт утын сүндерергә ирек бирми.

Дарья Митрофанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев