Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар «Урманны саклыйк» бөтенроссия акциясенә кушылдылар

Акция кысаларында 150 яшь агач утыртылды

Текә Тау бистәсендә чистарту корылмалары территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе узды.
Шәһәрне яшелләндерү буенча мондый чараны җирле урманчылык хезмәткәрләре оештырырга тәкъдим итте. Идеяне биоресурслар буенча дәүләт комитеты вәкилләре, шәһәр суды хезмәткәрләре, ата-аналар советы әгъзалары, «Алдынгылар хәрәкәте» активистлары хуплады.
— Акциянең максаты — чистарту корылмалары территориясен «яшел койма» белән әйләндереп алу һәм һаваны кислород белән баету. Без нарат үсентеләре утыртуны планлаштырдык. Акцияне район башлыгы Дмитрий Иванов та хуплады, — диде Чистай районы участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов.
Табигатьне саклау акциясендә катнашучылар чиләк-көрәкләрне һәм үсентеләрне алып, территория буйлап таралыштылар. Яшелләндерүгә үз өлешен кертергә теләүчеләрнең берсе — шәһәр судының элекке рәисе Газинур Әхәтов булды, ул акциядә хезмәттәшләре белән бергә катнашты.
— Балачакта мин урман янында яшәдем, хәзер дә тормышымны агачларсыз күз алдына китерә алмыйм. Шәһәрне төзекләндерүдә үз эземне калдыру өчен акциядә катнашырга булдым.
Газинур Зөфәр улы 30 елдан артык үз йорты янындагы участокта агачлар үстерә һәм аларны утырту кагыйдәләрен яхшы белә.
— Агачны җир белән бергә утыртканда, тамыр системасы саклана һәм агач яңа территориягә тизрәк ияләшә. Ә үсентенең тамыры «шәрә» булса, аңа үсеп китәргә авыр булачак, — дип билгеләп үтте әңгәмәдәшем.
Газинур Зөфәр улы яшь агачны әзерләнгән чокырга төшерде. Аннары берничә адым үткәч, икенче бер үсенте өчен чокыр казый башлады.
— Менә хәзер наратлар әле кечкенә һәм аларның арасы ерак кебек тоела. Ләкин алар үсә башлагач, алар арасындагы ара кечерәячәк. Шуңа күрә алар арасында ара дүрт метрдан да ким булмаска тиеш, — диде Газинур Әхәтов.
Укучылар да эшкә яхшы кәеф белән тотындылар. Алар бу эшкә җаваплы карадылар һәм үсентеләрне бик теләп утырттылар.
— Мин монда, Текә Тауда яшим. Акция турында белгәч, үзем яшәгән бистәне яшелләндерүгә өлешемне кертергә булдым. Хәзер бу агачлар яныннан узганда, аларны бергә утыртканыбызны искә төшерәчәкмен, — дип билгеләп үтте кадет мәктәбенең сигезенче сыйныф укучысы Руслан Кәримов.
— Без туган ягыбызны бик яратабыз, аны тагын да матуррак итәргә телибез, шуңа күрә яшелләндерү акциясендә актив катнаштык, — дип өстәде 1нче номерлы мәктәп укучысы Мирослава Сулева.
Яшелләндерү акциясендә катнашучылар уртак тырышлык белән 150 яшь нарат утырттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев