Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар тонометрларын бушлай тикшертә алачак

Белгечләр тонометр күрсәткечләрен тикшерәчәк һәм, кирәк булса, җитешсезлекләрне бетерү буенча консультацияләр бирәчәкләр

Чистайда акция 9 апрельдә, 9дан 17 сәгатькә кадәр Галактионов урамы, 88/1 йорты адресы буенча урнашкан Чистай үзәк район дәваханәсе поликлиникасында узачак.

«Ышанычлы бул! Сәламәт бул!» акциясенең максаты –татарстанлыларның игътибарын һәрберебезнең тормышында үлчәүләрнең бердәмлеген тәэмин итүнең әһәмиятенә юнәлтү.

Белгечләр приборлар ярдәмендә тонометр күрсәткечләрен тикшерәләр һәм кирәк булса, җитешсезлекләрне бетерү буенча консультацияләр бирәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тикшерүгә, беләзекле тонометрлардан башка, бөтен төрдәгеләрен: автомат, ярымавтомат, механик, терекөмеш алып килергә мөмкин.

Тулырак мәгълүматны (84342) 9-35-98 телефоны буенча алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев