Чистайлылар спорт гимнастикасында иң яхшылар арасында
...
Казанда «Идел буе» спорт гимнастикасы буенча ярышлар узды. Анда «Гимнаст» спорт мәктәбенең иң яшь вәкилләре — Максим Анисимов, Әскәр Сафиев, Данил Мясников катнашты.
Яшь булуларына карамастан, ә малайларга нибары 6-7 яшь, алар өченче яшүсмерләр разрядында чыгыш ясап, бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярышларда 30 катнашучы арасында безнең тәрбияләнүчеләр иң яхшы унлыкка керделәр:
Күп төр ярышларда:
I урын — Максим Анисимов;
VI урын — Әскәр Сафиев;
VIII урын — Данил Мясников.
Балалар шулай ук гимнастиканың аерым төрләре буенча финал ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар:
Атта һәм боҗраларда I урын — Максим Анисимов;
Ирекле күнегүләрдә I урын — Әскәр Сафиев;
Борыста III урын — Максим Анисимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев