Чистайлылар өлкәннәргә һәм мохтаҗларга ярдәм күрсәттеләр
«Көзге игелек атнасы» кысаларында укучыларыбызга инде таныш булган Чистай иганәчёсе Айдар Галимов үзенең дусты Вадим белән аеруча ярдәмгә мохтаҗлар өчен күләмле гуманитар акция оештырдылар.
Ярдәм ялгыз пенсионерларга, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә адресланды.
Иганәчеләр 25 адрес буенча ярдәм күрсәткәннәр. Ике машинага якын гуманитар йөк база азык-төлектән: ярмалардан, яшелчәләрдән, сөт ризыкларыннан, эчә торган судан һәм татлы ризыклардан торган. Берничә кешегә шулай ук финанс ярдәме күрсәтелгән.
Акциянең географиясе Чистай шәһәрен генә түгел, ә Чистай районы авыл җирлекләрен һәм Алексеевскины да колачлаган.
— Мин берничә ел инде иганәчелек белән шөгыльләнәм. Гадәттә, мин хатыным белән бергә ярдәм өләшә идём, без моны, мәсәлән, быел Рамазан аенда да эшләдек. Ләкин бу юлы мин бу игелекле эштә дустыма да катнашырга мөмкинлек бирергә булдым, — дип уртаклашты Айдар Галимов.
Айдар Галимов өчен мондый эшчәнлек күркәм гадәткә әверелгән, чөнки чын шатлык, аның фикеренчә, авыр минутларда янәшәдәге кешеләргә ярдәм итә белүдән гыйбарәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев