Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар нинди инфекцияләр белән еш авырыйлар

Чистай районында инфекцияләрнең кайбер төрләре буенча үсеш теркәлгән. Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлегендә авыру очраклары буенча мәгълүмат бирделәр.

– Агымдагы елда, 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, кискен эчәк инфекциясе (2,4 тапкырга), туберкулез (1,5 тапкырга), педикулез (2,6 тапкырга), гонококк инфекциясе (2 тапкырга), кискен респиратор вирус инфекциясе (3,5 процентка), микроспория (1,2 тапкырга), корчаңгы, бала табучы хатын-кызларда эренле-септик инфекцияләр белән авыручылар саны (4 тапкырга) арту күзәтелә. Шул ук вакытта ВИЧ-инфекция (50 процентка), пневмония (2 тапкырга), коронавирус (33,7 тапкырга), ана карынындагы инфекция (3,3 тапкырга), бөер синдромы белән геморрагик бизгәк (4,5 тапкырга), су чәчәге (1,4 тапкырга), сифилис (3 тапкырга) авырулары, тешләү очраклары саны (1,3 тапкырга) кимү күзәтелә, – дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлеге башлыгы Флюра Хәйруллина.

 

Кызамык, цитомегаловирус инфекциясе, грипп, кискен вируслы гепатит, коклюш, скарлатина, инфекцион мононуклеоз, талпан боррелиозы, яңа туган балаларда эренле-септик инфекцияләр очраклары теркәлгән. Узган елның шул ук чорында бу инфекцияләр теркәлмәгән иде.

Флюра Сәлим кызы билгеләп үткәнчә, тикшерүләр үткәргәндә хезмәт коллективларында профилактик флюорографик тикшеренүне вакытында үтмәү белән бәйле бозулар ачыкланган. Ул туберкулезны вакытында ачыклау максатыннан халыкка мондый тикшеренүләрне ким дигәндә 2 елга 1 тапкыр үткәрергә кирәк дип искәртте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев