Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар күзлеккә, әллә линзага өстенлек бирәләрме?

Безнең шәһәрдә начар күрүче кешеләр бар. Без чистайлылардан нинди коррекция чаралары кулланулары белән кызыксындык.

Ольга Викторова, 22 яшь:
— Бер ел элек мин күрү сәләтемнең бик нык начарлануын сиздем. Мин озак вакыт офтальмологка барырга батырчылык итмәдем, чөнки нәтиҗәне белергә курыктым. Ләкин бервакыт мин бар эшемне ташлап, күрү үткенлеген белергә булдым. Күз күремем -1,25кә кадәр төшкән булып чыкты.
Ярты ел элек миндә машина йөртү хокукына өйрәнү теләге барлыкка килде. Ә машина белән идарә итү өчен яхшы күрергә кирәк. Шуңа күрә машина йөртү өчен мин линзалар сатып алырга булдым.
Күзлек сайламадым, чөнки миңа аңарда бигрәк тә елның салкын вакытында уңайсыз, пыялалары даими парлана.
Ә линзаларда мин үземне ышанычлы хис итәм: хәзер мин барысын да ачык күрәм һәм алар миңа эш белән шөгыльләнергә комачауламыйлар. Дөрес, баштарак аларны кияргә күнекмәгән идем, шуңа күрә моңа 40 минут сарыф итә идем!
Хәзер линзаларны шактый тиз киям, алар уңайлы, әмма барыбер күздә чит әйбер булуы сизелә.
Ләкин мин линзаларны озак киеп йөрергә планлаштырмыйм һәм якын киләчәктә лазер коррекциясе ясатырга телим.

Арина Хәсәнова, 16 яшь:
— Җиденче сыйныфта укыганда миңа мәктәптән офтальмологка юллама бирделәр. Шуннан соң мин үземнең начар күрүемне белдем һәм миңа күзлеккә рецепт яздылар. Бу яшьтә мин линзаларның нәрсә икәнен дә белми идем, шуңа күрә үз алдыма сайлау куймадым. Бер дә уйлап тормыйча, күзлек сатып алдым.
Ә ике елдан соң минем күзләрем тагын да начаррак күрә башлады һәм минем алда сайлау торды: яңа күзлек ясатыргамы яки линзаларга күчәргәме. Ул вакытта мин беренче вариантны сайладым, хәзер моңа үкенәм.
Көндәлек тормышта күзлек кимим диярлек, чөнки алар бик үк уңайлы түгел. Алардан башка йөри алам. Әмма мәктәптә күзлек мине коткара, аны дәрестә тактада язылганнарны күрер өчен киям.
Шулай ук мин биюгә йөрим һәм анда әйләнә-тирә киңлекне күрергә кирәк, әмма күзлек киеп мин бии алмыйм һәм бу зур җитешсезлек. Линзалар күпкә уңайлырак булыр иде дип уйлыйм, әмма әлегә аларга күчү мөмкинлегем юк.
Киләчәктә, әлбәттә, күзләргә коррекция ясатырга һәм бу проблема турында бүтән уйламаска телим.

Самирә Билалова, 19 яшь:
— Балачактан ук күзләрем начар күрә башлады һәм башлангыч сыйныфларда күзлек кия башладым. Табиб киңәше буенча, миңа күзлекне көн саен, салмыйча киеп йөрергә кирәк.
Күзлекнең бер өстенлеге шунда, һәрвакыт яңаны сатып алырга кирәкми, чөнки алар шактый озак хезмәт итә ала, әгәр күрү сәләтегез бозылмаса. Кайбер кешеләргә күзлек киеп йөрү линзага караганда күпкә уңайлырак. Тагын күзлекләр кешегә индивидуаль образ тудырырга һәм йөз билгеләрен ассызыкларга мөмкин.
Әмма минем өчен күзлектән файдалануның уңай якларына караганда кимчелекләре күбрәк. Елның салкын вакытында күзлек пыяласы парлана, ә яңгырлы вакытта аларга су җыела. Бу еш кына комачаулый һәм уңайсызлык тудыра. Шулай ук йөгергән вакытта алар белән уңайлы түгел — алар төшә һәм аларны даими рәтләргә туры килә.
Киләчәктә мин күзләргә лазерлы коррекция ясатырга телим, чөнки күзлек киеп арыдым.

Юлия Королева, 42 яшь:
— Өченче сыйныфтан башлап 10 ел буе күзлек киеп йөрдем. Әмма миңа аларда уңайсыз иде һәм алар еш кына ватылды.
Аннары мин линзаларга күчәргә булдым. Һәм менә инде 20 ел аларда йөрим. Минем өчен алар бик уңайлы, чөнки аларда йөзә дә, спорт белән шөгыльләнә дә алам, елның салкын вакытында һәм яңгырлы көнне дә линзаларны проблемаларсыз киеп йөри алам. Алар миңа бөтенләй комачауламыйлар. Күзлектән баш тартып, линзалар сайлаганыма үкенмим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев