Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар «Игелек агачы» хәйрия акциясендә катнаштылар

2026 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылуның соңгы ае башланды. Шул ук вакытта Россия почтасы ел саен «Игелек агачы» хәйрия акциясе үткәрә

Чистайлылар да бу акциягә бик теләп кушылалар – һәрбер яртыеллыкта алар социаль учреждениеләр өчен язылу рәсмиләштерәләр.

Әлеге игелекле гамәлгә берен­челәрдән булып Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов кушылды. Ул «Чистай хәбәрләре» («Чистопольские известия») газетасын һәм Балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен балалар журналларын рәсмиләштерде.

 

Башлык үрнәгендә оешма, предприятие җитәкчеләре, депутатлар корпусы, хакимият хезмәткәрләре, шулай ук җәмәгатьчеләр дә әлеге эшкә бердәм кушылдылар. Алар балалар журналлары, тематик газеталар, шулай ук җирле газетабыз «Чистай хәбәрләре»нә («Чистопольские известия») язылдылар.

Район башлыгының риш­вәт­челеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алексей Ефимов та читтә калмады. Ул үзе озак еллар безнең газетаның әбүнәчесе. Шулай ук социаль учреждениеләр өчен язылу рәсмиләштерде.

 

– Яңа газета-журналлар алу һәрчак күңелле, – дип үз фикер­ләре белән уртаклаша Алексей Тихонович. – Мин һәрвакыт берничә төрле газета яздырып алам, шулай ук район газетасын да. Аңарда актуаль темалар яктыртыла, ышанычлы , тикшерелгән мәгълүматлар җиткерелә. Интернет бер нәрсә, ә басылган матбугатны уку бөтенләй икенче хисләр тудыра.

 

«Игелек агачы» акциясе язылу компаниясе тәмамланганчы дәвам итә һәм анда катнашырга телүче һәркем теләсә кайсы почта бүлекчәсендә газета-журналларга яздырта ала. Әлегә бу эшкә өлгермәүчеләр өчен дә вакыт бар әле. Шуның өстенә хәзер 2026 елның икенче яртыеллыгына ташламалы язылу бара. 11 июньгә кадәр «Чистай хәбәрләре» («Чистопльские известия») газетасына 6 айга ташламалы бәядән языла аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев