Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар һәм башкалар өчен дә виртуаль туризм

Ярты меңнән артык бала әти-әнисе белән яңа форматтагы экскурсиядә булган

Сез моны күз алдына китерә аласызмы? Шлем кия­сез һәм үзегезне космик корабльдә итеп хис итәсез. Сез космоска очасыз, сезнең янәшәдә Юрий Гагарин! Ягъни, мәсәлән, сез үзегезне гадәти кабинетта була торып та косманавт итеп сизәсез. Бу бит искиткеч!

Бу дөрес хәлме?! Шулай була аламы дип сорарсыз! «Камалия» ял итү-үсеш үзәге директоры сезгә әлеге яңа могҗизалы техника турында, тылсымлы таяк ярдәмендәге кебек миллион еллар элек меңләгән километр ераклыкта бөтенләй башка җирдә булырга мөмкин икәнлеге хакында сөйли…

Эш шунда ки, «Камалия» коммерцияви булмаган оешма «Чистай — киләчәккә тәрәзә» проекты буенча 571 мең сумга грант откан. Татарстан Рес­публикасы Рәисе һәм Татарстан Республикасы бердәм грант операторы белән ял итү-үсеш үзәгенең ел дәвамында тормышка ашырылып килүче гранты хупланды. Сүз уңаеннан, «Камалия» катнашкан грантлар төрле өлкәләрне: фән, мәгариф, мәдәният, әти-әниләрне, балаларны яклау, тарихи мирасны яклау кебек өлкәләрне үз эченә ала.

Әлеге проектның төп максаты һәм бурычы булып безнең шәһәребезнең тарихи мирасын виртуаль чынбарлык аша саклау һәм популярлаштыру тора. Аны тормышка ашыру кысаларында виртуаль чынбарлык шлемнары, 360 градуска төшерә белүче камералар алынган. Шулай ук безнең тарихи объектлар буенча видео-экскурсияләр, мәсәлән, шәһәрнең үзәк өлеше буйлап экскурсия, район музейларына экскурсияләр, аеруча. Гаяз Исхакый музеена Яуширмә авылына, шәһәр тарихы музеена, Борис Пастернак музеена, «Чиста болыннар» табигый тыюлыгына экскурсияләр аның тарафыннан төшерелде.

Экскурсияләр турында материаллар профессиональ дикторлар тарафыннан шәрехләнә. Хәзер 500дән артык бала һәм аларның әти-әниләре яңа форматта дәресләр ала башладылар. Кеше виртуаль чынбарлык шлемын кия һәм… Экскурсиядә катнашучы үзен нәкъ менә тыю­лыкта яисә музейда итеп тоя, экспонатларны, хайваннарны күрә, кошлар, хайваннар, тавышын ишетә, яфраклар кыштырдавын тоя…
Менә, мәсәлән, төрле хайваннарны рәсемгә төшерү өчен ял итү-үсеш үзәге командасы берничә тапкыр иртәнге ике-өчтә урыннарга чыкты. Берничә тапкыр кыр кәҗәсе, торналар күрде. «Чиста болыннар» тыю­лыгында төрле хай­ваннар, Кызыл китапта теркәлгән 60 төрдән артык кошлар һәм үсемлекләр бар.
Үзәк белгечләре әзер экскур­сияләр белән мәктәпләргә баралар ясә мәктәп укучыларын үзләренә «Камалия»гә чакыралар. Биредә алар виртуаль чынбарлык шлемнары аша шәһәребезнең тарихы, тарихи объектларыбыз белән танышалар.Үзенең кайда булуына карамастан, кешеләрнең безнең шәһәребезнең матурлыгын күрә алулары проектыбызның уңай ягы булып тора. Мәсәлән, ял итү-үсеш үзәге җитәкчесе Радик Вафин хәбәр итүенчә, Болгар кешеләре дә безнең шәһәр буйлап сәяхәт иткәннәр, шәһәребезнең тарихы белән танышканнар.
Болгарның ресурс үзәге дирек­то­ры Зөлфия Нур­мө­­хәммәт кызы кай­­­чандыр шәһәре­бездә яшәгән. Виртуаль экскурсиядә булганнан соң ул үзенең фикерен өндәү билгесе белән белдергән. «Безнең шәһәр үзгәргән!» дип язган ул. Техник инновацияләр ярдәмендә «Камалия» Чистайны яңача күрергә мөмкинлек бирә, чөнки аның күп кенә инфраструктуралары үзгәрде инде.
Грантта катнашучылар са­ны, шулай ук аларның сан һәм сыйфат нәтиҗәләре шат­лан­дыра. Кире элемтә күрсәт­кәнчә, виртуаль чынбарлык сеанслары вакытында балалар нык тәэсирләнәләр. Алар сөйләвенчә, «мондый дәресләрне әле аларның беркайчан да алганары булмаган». Мәсәлән, шәһәр тарихы музеенда виртуаль булып, алар экскурсия үткәрүче чын сәүдәгәр хатынны күрәләр, ә янәшәдә өстәл артында сәүдәгәр үзе утыра…

Виртуаль шлемнарда булу 5-8 минут дәвам итә. Бу исә проект­та катнашучылар арымасын өчен шулай эшләнгән. Виртуаль чынбарлыкта иң күп булу вакыты Борис Пастернак музеена экскурсия вакытына туры килә.

Ял итү-үсеш үзәгенең парт­нерлары булып музейлар һәм туризм бүлеге, Софья Хәсәнова җитәкчелегендә ресурс үзәге тора. Виртуаль хезмәтләрдән «Камалия» клубларында тәрбия­ләнүчеләр, шулай ук яшькә карамыйча барлык теләүчеләр катнаша ала. Биредә бар гаилә белән дә катнашырга мөмкин, чөнки ял итү-үсеш үзәге гаилә үзәге
дип тә санала.

«Камалия»нең алдагы планнарында «Әдәби Чистай», «Сәү­дәгәрләр Чистае» кебек темаларга экскурсияләр төшерү. Анда сәүдәгәрләр яшәгән аерым йортлар, әдәбият эшлеклеләре яшәгән урыннар төшереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев