Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар ГТО видеороликлары конкурсында үз гаиләләренең геройлары турында сөйләделәр

Республика акциясе Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланды

Татарстанда   Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган “Әти, әни һәм мин – ГТО гаиләсе” дип исемләнгән  онлайн-акция узды. Бу гаилә видеороликлары конкурсы, аның төп максаты – Ватан сакчылары һәм тыл хезмәтчәннәре турында хатирәләрне саклау, шулай ук  сәламәт яшәү рәвешен һәм ГТО комплексын  пропагандалау.

Конкурста Чистай гаиләләре дә катнаша алалар. Моның өчен видеоязмада  үзеңнең туганнарың – сугышта катнашучылар  һәм тылда Җиңү яулау өчен тырышып хезмәт итүчеләр турында  кыска гына итеп сөйләргә кирәк.

Конкурс эшләренә таләпләр турында  Чистай районында  ВФСК ГТО  тестлаштыру үзәге  җитәкчесе  Виктория Воронина сөйләде:

Видеоролик бер минуттан артык булмаска  тиеш. Анда өчтән артык кеше катнашырга тиеш түгел. Төп шарт кадрда ГТО символикасы булу. Безнең районнан иң яхшы эш республика этабына җибәреләчәк, ул 15тән 20 мартка кадәр уза.

Чистайлыларга үз эшләрен  13 мартка кадәр vorona-arm@yandex.ru электорн почтага җибәрергә кирәк. Хатта катнашучыларның фамилиясен, исемен, әтисенең исемен һәм хәбәрләшү өчен телефон номерын күрсәтү сорала.

Акция  ГТО комплексын популярлаштыру максатыннан гына түгел, ә тере гаилә тарихлары аркылы  буыннар бәйләнешен, әби-бабаларыбызга хөрмәтне һәм традицияләрнең дәвамчанлыгын  күрсәтүне дә максат итеп куя.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев