Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлылар газета һәм журналларга хәйрия язылуны рәсмиләштерделәр

«Игелек агачы» акциясенә район җитәкчелеге, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре кушылды

Район хакимияте бинасында «Игелек агачы» хәйрия акциясе узды. Атна саен уза торган киңәшмә-планерка башланыр алдыннан чистайлылар вакытлы матбугатка язылуны бүләк иттеләр. Район җитәкчелеге, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре социаль учреждениеләр: балалар йорты, инвалидлар һәм картлар өчен йорт-интернат һәм башка учреждениеләргә газета-журналлар яздырдылар.

Гадәткә кергәнчә, акциядә актив катнашучыларның берсе – район башлыгы Дмитрий Иванов. Ул «Чистай хәбәрләре», «Чистопольские известия» газеталарына һәм балалар журналларына хәйрия язылуны рәсмиләштерде.

– Интернет үсеш алган гасырга карамастан, басма матбугат чаралары актуальлеген югалтмый. Шәхсән үзем һәм әти-әнием, мәсәлән, күп еллар дәвамында «Чистопольские известия» район газетасын даими алдырабыз. Аның битләрендә шәһәр һәм район үсешенең төрле тармаклары турында ышанычлы мәгълүмат бастырыла, ә иң мөһиме, анда шәһәр һәм районыбыз кешеләре турында эксклюзив материаллар табарга мөмкин», – дип сөйләде Дмитрий Алексеевич.

Хәйрия акциясе кысаларында шәһәр һәм район башкарма комитетлары җитәкчеләре, идарәләр һәм төрле хезмәтләр башлыклары, хакимият хезмәткәрләре татар һәм рус телләрендә басма матбугат чараларына язылдылар. Бу көнне бүләккә барлыгы 15 данә рәсмиләштерелде, аларның күп өлешен – «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталары тәшкил итә.

Хәйрия акциясен Чистай почтамты һәм «Татмедиа» АҖнең «Чистай-информ» филиалы бергәләп оештырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акция бер генә тапкыр уздырылмый, анда язылу кампаниясе дәвамында теләгән һәркем катнаша ала. Сүз уңаенда, 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе тәмамланырга аз вакыт калып бара. Акциягә кушылырга теләгән һәркем «Чистопольские известия» газетасы редакциясенә шалтырата ала һәм без сезгә кем исеменә бүләккә язылуны рәсмиләштерергә мөмкинлеген киңәш итә алабыз.

Хәзерге вакытта Язылу ункөнлеге* уза. 10 июньнән 20сенә кадәр «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарына ярты елга ташламалы бәягә – 813 сум 18 тиенгә (почта китереп бирә) язылырга мөмкин.

Шулай ук теләгән кешеләр өчен альтернатив язылу да гамәлдә. Аның бәясе ярты елга 522 сум тәшкил итә. Альтернатив язылуны «Чистай-информ» редакциясендә рәсмиләштерергә мөмкин, аны үзегезгә килеп алырга кирәк булачак. 5 данәдән башлап бирелгән коллектив заявкада китереп бирү каралган. Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (84342) 5-10-60, 5-10-57, 8-950-667-54-77.

*Акцияне оештыручы – «Татмедиа» АҖ филиалы «Чистай-информ». Үткәрү вакыты – 2024 елның 10 июненнән 20сенә кадәр. Тулырак мәгълүмат: 5-10-57, 8 950 667-54-77 телефоннары буенча.
16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев