Чистайлылар фикеренчә, быел «Ел кешесе» булырга кем лаек
2020 елда без беренче тапкыр «Чистай хәбәрләре» фикере буенча Чистайда Ел кешесе» конкурсын үткәрдек.
Аның җиңүчесе хәрби-патриотик эзләнү отряды җитәкчесе Дмитрий Юдин булды. 2021 елда безнең конкурста үзгә балаларга юнәлдерелгән социаль проектлар җитәкчесе Светлана Рябова җиңү яулады. Узган ел илебездәге аерым иҗтимагый-сәяси вәзгыять аркасында без конкурс үткәреп тормадык һәм менә быел аны яңадан торгызырга булдык.
Быел конкурска тәкъдим итү өчен кандидатлар эзләгәндә, без чистайлылардан «Чистайда Ел кешесе – 2023» конкурсына кемнәрне һәм ни өчен тәкъдим итәргә теләүләрен сорадык.
Ильмира Ярмушева, Чистай районы буенча ЗАГС бүлеге җитәкчесе:
– Илебез өчен авыр вакытта – махсус хәрби операция вакытында –илебезнең барлык кешеләренә берләшү һәм бер-берсенә ярдәм итү мөһим. Айрат Хамматов – эшмәкәр, җәмәгатьче, безнең шәһәрдә яшәүче гади кеше моны эшли алды. Ул танышлары, социаль челтәрләр аша безнең сугышчыларга мөмкин кадәр гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Шулай ук ул чистайлыларда хуплау тапкан экологик өмәләр үткәрде. Мин аның бүгенге вәзгыятькә, тормышка карашына сокланам. Ул ел кешесе исеменә лаек булса, мин шат булыр идем.
Александр Панов, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы җитәкчесе:
– Килеп туган иҗтимагый-сәяси вәзгыятьне исәпкә алып, мин Луч авыл җирлеге башлыгы Ришат Мәгъсүмов кандидатурасын тәкъдим итәр идем. Ул даими рәвештә махсус хәрби операция бара торган зонага йөри, гуманитар ярдәм алып бара, үзе җыя, иганәчеләр эзли. Аның якын туганнары махсус операциядә катнашалар. Иң мөһиме, ул яхшы кеше – үрнәк гаилә башлыгы, өч кызның әтисе. Ул – сугыш хәрәкәтләре ветераны, депутат, аны сайлаучылары хөрмәт итә һәм кадерли.
Таһир Мөхәммәтов, автор-башкаручы, күп тапкырлар Бөтенроссия һәм республика фестивальләре һәм конкурслары җиңүчесе һәм лауреаты:
– Ришат Миңневакыйф улы Мәгъсүмов. Ул безнең сугышчыларыбызга һәрвакыт гуманитар ярдәм күрсәтә. Үзе алгы сызыкка бара. Сугышчылар, меценатлар белән очрашулар оештыра. Минемчә, ул лаеклы кандидат.
Наталья Алексеева, педагог:
– Миңа калса, ел кешесе социаль әһәмиятле һөнәр вәкиле, хәзер безнең җәмгыятьтә аеруча ихтыяҗ булган белгечләрнең берәрсе булырга тиеш. Хәзер кешеләр күбесенчә акча артыннан куалар. Чын осталар: табиблар, укытучылар, инженерлар бик аз. Агымдагы ел Президент Указы белән Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, менә конкурска да лаеклы укытучы яки тәрбиячеләрнең берәрсен тәкъдим итәргә кирәк.
Юлия Королева, баш бухгалтер:
– Минемчә, махсус хәрби операция бара торган зонада булган сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүче берәр кешене «Ел кешесе» исеменә тәкъдим итәргә кирәк. Бу юнәлештә Чулпан Сөләйманова –депутат, 6нчы номерлы ТҖС җитәкчесе күп эшли. Ул гуманитар ярдәм җыюны һәм аны җибәрүгә әзерләүне тәэмин итә. Волонтерларның эшчәнлеген оештыра, өстәвенә, аларны фронтта безнең егетләребез өчен кирәкле әйберләрне ясау буенча мөһим эшкә рухландыра. Гомумән, ул туган шәһәре һәм чистайлылар язмышына битараф булмаган кеше. Моның өчен аңа мең-мең рәхмәт!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев