Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар экологик десант республика конкурсында җиңү яуладылар

Якташларыбыз берьюлы ике номинациядә иң яхшылар дип табылды

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитетында «Парклар маршы – 2026» акциясе кысаларында «Без дөньяны чистартабыз» экологик десант конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә. Җиңүчеләр арасында Чистай районы вәкилләре дә бар.

 

Масштаблы экологик конкурс Татарстанның 260 мәгариф һәм мәдәният учреждениесеннән 15 833 катнашучыны берләштерде. Өч ай эчендә волонтерлар һәм махсус сакланучы табигать территорияләре хезмәткәрләре 2116 табигатьне саклау чарасы һәм 810 экологик агарту дәресе үткәргәннәр.

 

Саннар сокландыргыч: 100 гектар яр буе зоналары һәм 39 чишмә чистартылган, 18 780 агач утыртылган. 65 тоннадан артык макулатура һәм тоннадан артык батарея җыелган. Шулай ук балыклар өчен 19 500 ясалма уылдык чәчү урыны һәм 3 меңгә якын сыерчык оясы әзерләнгән, янгынга каршы 450 белешмәлек таратылган.

 

Чистайлылар экологик десантта актив катнаштылар һәм берьюлы ике номинациядә җиңү яуладылар.

«Дәүләт табигый тыюлык администрациясе» номинациясендә беренче урын төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле «Чиста болыннар» дәүләт табигать тыюлыгына бирелде.

 

Ә «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар» номинациясендә 10нчы мәктәпнең 1 «А» сыйныфы укучылары, җитәкче Галина Фомина җиңү яулады.

«Без дөньяны чистартабыз» конкурсы чираттагы тапкыр экологик акцияләрнең чын-чынлап массакүләм булуын күрсәтте. Чистай районының бу хәрәкәткә үзеннән зур өлеш кертүе сөендерә.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев