Чистайлылар «Батыр» исемле батальон сафына басалар
Татарстанда «Батыр» исемле аерым укчылар батальоны оештырыла. Батальонның исеме үк күп нәрсә турында сөйли. Бу батальонга кемнәр кабул ителүе һәм аның шартлары турында безнең газетага Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Евгений Баранов сөйләде.
— «Батыр» аерым укчылар батальоны махсус хәрби операция үткәрү зонасында азат ителгән территорияләрне карап тору һәм саклау белән шөгыльләнәчәк. Иң башта хәрбиләр Самара өлкәсе полигоннарының берсендә сугышчан әзерлек үтәчәкләр. Контракт төзүчеләрне анда тактик медицинага, ату серләренә һәм башка күп нәрсәләргә өйрәтәчәкләр.
— Аңа татарстанлылар гына эләгә аламы? Батальонга язылу өчен халык арасында өстенлекле төркемнәр бармы?
— Батальон нигездә татарстанлылардан формалаша, әмма аңа безнең республикада хәрби хезмәткә контракт төзегән башка төбәктә яшәүче кешеләр дә эләгә ала. Батальон хәрби комендатураның структура подразделениесе булачак. Шуңа күрә беренче чиратта кандидатлар сыйфатында закон белән проблемасы булмаган һәм җинаять җаваплылыгына тартылмаган ир-атлар кандидатурасы карала. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, контрактны 18 яшьтән алып 50 яшькә кадәрле кешеләр төзи ала.
— Чистайлылар арасында әлеге батальонга язылучылар бармы?
— Әйе, Чистай районында «Батыр» исемле батальонга хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр бар.
— Амуниция һәм башка кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү ничек тормышка ашырыла?
Казанга җибәргәндә аларга амунициянең тулы комплектын (бронежилетлардан һәм каскалардан башка), башка экипировканы хәрби частьта бирәләр.
— Батальонга кабул ителүчеләрне нинди түләүләр көтә?
— «Батыр» сугышчылары РФ Оборона министрлыгыннан бер тапкыр түләнә торган 195 мең сум, ТРсыннан төбәкнекен — 1 500 000 сумга кадәр, шәһәр предприятиеләреннән — 100 меңнән 300 мең сумга кадәр түләүләр алалар. Махсус хәрби операция зонасында ай саен хезмәт хакы түләнәчәк.
Финанс ярдәменнән тыш, контракт төзүчеләргә республика, федераль ташламалары, аларга һәм гаилә әгъзаларына яклау һәм тернәкләндерү чаралары каралган.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев