Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлылар 2027 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләрне сайлый алалар

Сайлап алу өчен өч проект тәкъдим ителде

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен киң күләмле тавыш бирү бара. Ул «Яшәү өчен инфраструктура» федераль проект кысаларында оештырылган.

 

Халык тавыш бирү нәтиҗәсендә Чистайда инде төзекләндерелгән иҗтимагый киңлекләр барлыкка килде. Хәзер шәһәр халкының киләсе елда кайсы территориянең яңа кыяфәт алачагын билгеләү мөмкинлеге бар. Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Якын арада нинди шәһәр иҗтимагый киңлекләренең уңайлырак һәм матуррак булуы чистайлыларның карарына бәйле.

 

Сайлап алу өчен өч территория тәкъдим ителгән:

*Ленин урамын комплекслы үстерү, 3нче чират;

*Кама елгасының «Наречье» шәһәр яр буе, 4нче чират;

*Полющенков урамындагы 2нче лицей янындагы сквер.

 

Тавыш бирүдә «Дәүләт хезмәтләре» порталында расланган хисап язмасы булган 14 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнаша ала. Түбәндәге сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/fkgs/home/

 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган еллардагы халык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Чистайда «Наречье» паркы территориясе, шулай ук Ленин урамы участогы төзекләндерелде инде. Быел Ленин урамының тагын бер участогын төзекләндерү эшләре дәвам итә. Төзекләндерүнең бу икенче чираты өчен чистайлылар 2025 елда тавыш бирделәр. Яңартылган урам шәһәрнең мөһим иҗтимагый киңлекләрен тоташтырыр һәм тарихи үзәктә бердәм җәяүле маршрут булдырыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев