Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлы «Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры» республика конкурсында призер булды

Бөтен төбәктән катнашучылар профсоюз законнарын, позицияне дәлилләп яклый белүдә һәм гадәти булмаган хәлдән чыгу юлын табуда ярыштылар

Хезмәт сараеның зур залында республиканың иң дәрәҗәле конкурсларының берсе – «Татарстан Республикасының яшь профсоюз лидеры» финалы узды. Бөтен төбәктән катнашучылар профсоюз законнарын, үз позицияләрен дәлилләп яклый белүдә һәм гадәти булмаган хәлдән чыгу юлын табуда ярыштылар.

 

Конкурста Чистай районы данын мәдәни-ял итү үзәгенең иҗат жанрлары буенча белгече, шулай ук Гомумроссия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы Яшьләр берлеге рәисе урынбасары Кристина Тюлькина яклады.

 

Финал сынауларында Кристина профсоюз эше буенча тирән белемнәрен күрсәтеп кенә калмады, ә чын лидерлык сыйфатларын, кешеләрне үз артыннан ияртә һәм хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен ышандырырлык яклый белүен дә күрсәтте.

 

Конкурс йомгаклары буенча Чистай катнашучысы Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясеннән «Профсоюз потенциалы» махсус номинациясендә тантаналы рәвештә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев