Чистайлы танышының сәламәтлегенә авыр зыян китергән өчен хөкем ителде
...
Чистай шәһәр прокуратурасы Луч поселогында яшәүче 22 яшьлек ир-егеткә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Гаепләнүченең гамәлләре суд тарафыннан РФ ҖКның 118нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү) квалификацияләнә.
— 2023 елның 9 октябрендә Луч поселогы Советская урамындагы бер йортта булганда гаепләнүченең шәхси дошманлык мөнәсәбәтләре нигезендә килеп чыккан низаг барышында танышына тәненең төрле өлешләренә куллары белән күп тапкырлар сугуы ачыкланды, нәтиҗәдә, соңгысы физик авырту кичергән һәм тән җәрәхәтләре алган, — дип сөйләде Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 20 мең сум күләмендә штраф билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев