Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлы танышына ышанып, 2 миллион сумнан колак каккан

...

Чистайның полиция бүлегенә 60 яшьлек җирле хатын-кыз мошенниклык турындагы гариза белән мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүче хәбәр иткәнчә, аның танышы салым декларациясен рәсмиләштерүдә ярдәм итү сылтавы белән банк картасы мәгълүматларын һәм кәрәзле телефонга керү мөмкинлеген сораган. Әлеге вакыйганың нечкәлекләре турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
— Ачыкланганча, соратып алуның чын максаты шикле инвестиция схемасында катнашу булган. Зыян күрүченең танышы «отышлы кертемнәр» тәкъдим иткән билгесез затлардан шалтырату алган. Инвестиция өчен үз акчасы булмагач, ул җинаятьчеләрнең күрсәтмәләре буенча эш иткән һәм үзенең танышына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, — дип аңлаттылар ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Мошенниклар, зыян күрүченең банк счетларына керү мөмкинлеген алгач, алардан 2 000 000 сум салдырганнар. Моннан тыш, зыян күрүче исеменә виртуаль карта рәсмиләштергәннәр, аннан тагын 35 000 сум юкка чыккан.
Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча тикшерү бүлеге РФ Җинаятьләр кодексының 159нчы маддәсенең 4нче өлеше (аеруча зур күләмдә мошенниклык) буенча җинаять эше кузгаткан. Хәзер җинаятьчеләрне тоткарлау өчен оператив чаралар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев