Чистайлы танышын кыйнаган өчен штраф алган
Үзенең танышына кул күтәргән чистайлыга хөкем карары чыгарылды.
Бу хакта шәһәр судының матбугат хезмәте хәбәр итә.
— 2024 елның 12 гыйнварында тавыш чыгу барышында ир-ат гражданка И.ны кыйный, атап әйткәндә: өстенә агач әйбер ташлый, ул аның сул күзенә эләгә, бу исә зыян күрүчегә физик авырту китерә, — диелә хәбәрдә.
Ир-ат үз гаебен таный, кылган гамәленә үкенә. Ул судтан административ кулга алуны билгеләмәвен сорый, чөнки эшен югалтырга мөмкин һәм шул сәбәпле балаларын тәэмин итә алмаячак. Судья аңа 5 мең сум күләмендә административ штраф билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев