Чистайлы наркотиклар белән тотылган
41 яшьлек ир-ат хөкем ителгән
Элек хөкем ителгән 41 яшьлек чистайлы зур күләмдә наркотик матдәләрне законсыз сатып алган, сату максатыннан башка саклаган өчен төрмәгә утыртылачак, дип хәбәр итә шәһәр прокуратурасының матбугат хезмәте.
— Суд билгеләгәнчә, 2023 елның 16 августында гаепләнүче кыргый үсеп утыручы, составында наркотик матдә булган үсемлекне җыеп, пакетка тутырган һәм өенә кайтырга чыккан. Юлда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган, — диелә хәбәрдә.
Чистайлы үз гаебен таныган. Суд ир-атны, 3 ел 4 айга каты режимлы төзәтү колониясендә җәзаны үтүне билгеләп, ирегеннән мәхрүм иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев