Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлы Катерина Баранова үз җырларына клип төшерергә хыяллана

...

II Бөтенроссия Алдынгылар съездында катнашкан хәрәкәт активисты Катерина Баранова яңа үрләрне яулауны дәвам итә. Ул үзен күп кенә иҗади юнәлешләрдә актив күрсәтә. Соңгы ике айда ул танылган җырчылар белән бер сәхнәдә җырлаган, фильм төшерүдә катнашкан һәм үзе дә өч җыр язган! Катяның һәр көне планлаштырылган. Кыз безнең белән дә уңышларын уртаклашты.

Танылган шәхесләр белән бергә җырлар башкарган

Күптән түгел Катя II Бөтен­россия Алдынгылар съездыннан кайтты, анда бөтен Россиядән 1100 делегат җыелган булган. Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә 19 яшүсмер тәкъдим итте.

— Алдынгылар съезды, миңа калса, бу елның иң зур чарасы. Анда активистлар олылар белән бергә оешманың актуаль мәсьәләләрен хәл иттеләр, эшнең киләчәккә юнәлешләрен билгеләделәр. Съездда мөһим карарлар кабул ителде һәм хәрәкәт уставына үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, хәзер Алдынгылар хәрәкәтендә 25 яшькә кадәрге яшьләр (элек 18 яшькә кадәр иде) катнаша ала.

— Моннан кала, съездда тагын нинди чаралар узды? — дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

— Без әңгәмәләрдә, очрашуларда, стратегик сессияләрдә, интерактив лекцияләрдә һәм мастер-классларда (мәсәлән, дроннар белән идарә итү, яңа идеяләр тудыру һәм телеканалларда эшләү) катнаша алдык. Шулай ук безгә шактый танылган кешеләр белән аралашу мөмкинлеге дә бирелде.

— Сине аеруча нәрсә тәэсир­ләндерде?

— Алдынгылар хоры белән бергә барганга күрә, минем өчен иң якты мизгелләр танылган җырчылар: Ваня Дмитриенко, Стас Море, Аня Клюква белән бер сәхнәдә чыгыш ясау булды. Шулай ук без Родион Газманов белән аралаша алдык, моңа да бик шатмын.

Тагын бер төп вакыйга — Россия Президенты катнашында съездны ябу тантанасы. Без аның белән бергә Россия Гимнын башкардык. Хис-тойгыларыбыз һәм илебез өчен горурлык хисе хәтта телевизор экраннары аша да ургылып чыкты!

Фильм төшерүдә катнашкан

Гыйнвар аенда Катя «Артек»­ка барган. Аның сменасында лагерьда «Син — кадр» өстәмә гомуми үсеш программасы узган, ул «Кир Булычев исемендәге киностудия» киноиндустрияне үстерү үзәге» коммерцияви булмаган автоном оешма белән берлектә гамәлгә ашырылган.

Смена дәвамында егетләр һәм кызлар актер, сценарист, режиссер, продюсер, оператор һәм рәссам һөнәрләре белән танышканнар. Шуннан соң практика, атап әйткәндә, мәйданчыкта зур эш: сценарий язу, фильм төшерү өчен бина әзерләү һәм актерлар белән репетицияләр башланган.

Шулай, остазларының нык­лы җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар Бөек Ватан сугышы чоры балаларына багышланган «Утсыз чыршы» фильмын төшергәннәр. Катя фильм төшерү процессында актив катнашкан, ул үзен продюсер, сценарист һәм рәссам ролендә күрсәткән.

— Бөтен эш процессы бик кызыклы булды. Мин яңа тәҗрибә тупладым, моңа, әлбәттә, шатланам. Хезмәтебезнең нәтиҗәсе мине сөендерде. Фильм тирән эчтәлекле һәм сыйфатлы килеп чыкты, аны караганда күзгә яшь килеп тыгыла.

Фильм блокадачыларның берсенең шәхси көндәлеге сюжеты буенча төзелгән. Анда кайчандыр балалар кичергән авыр вакыт күрсәтелә. Тиздән «Утсыз чыршы»ны («Елка без огней») илнең барлык кинотеатрларында күрергә мөмкин булачак.

— Бу фильмга мин блокадалы Ленинградтагы балалар исеменнән тетрәндергеч җыр яздым, — дип билгеләп үтте Катя. Ул фильм өчен саундтрек булды һәм хәзер титрларда тора. Соңрак без бу җырга аерым клип төшерербез дип уйлыйм.

Берничә җыр язган

Фильм өчен саундтректан кала, Катя тагын ике җыр язган. Кыз тиздән Мәскәүгә аларны махсус студиядә яздырырга барачагын әйтте.

— Бу җырлар хыяллар, теләк­ләр һәм максатлар турында. Илһам үзеннән-үзе, минем уйларымнан һәм теләкләремнән чыгып килә, шуңа күрә минем барлык җырларым мине тулысынча сурәтли. Җәйгә таба аларны яздырырга планлаштырам, аннары җырларны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап булачак.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, киләчәккә Катяның максаты — барлык җырларына клип төшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев