Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлы Денис Яшманов — «Абилимпикс» финалисты

Махсус хәрби операция ветераны Мәскәүдә һөнәри осталык буенча чемпионат финалында Татарстан данын яклаячак

Казанда «Абилимпикс» махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатка йомгак ясалды. Ярышларда 259 конкурсант катнашты. Алар арасында Чистайдан махсус хәрби операция ветераны Денис Яшманов та бар. Чемпионатта ул пешекче эше компетенциясендә үзенең һөнәри осталыгын күрсәтте. Денис уңышлы чыгыш ясады һәм ярышларның финалисты булды. Ул агымдагы елның октябрендә башка катнашучылар белән бергә Мәскәүдә узачак «Абилимпикс» милли чемпионат финалында катнашачак.
Денис Яшманов ярышларга ныклап әзерләнгән, бу эштә аңа Чистай районы буенча «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының социаль координаторлары һәм җирле авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары булышкан.
Исегезгә төшерәбез, Казанда чемпионат 25-29 июль көннәрендә узды. Биш көн эчендә конкурсантлар 15 компетенциядә 500дән артык бирем үтәделәр. Ярышлар йомгаклары буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 75 катнашучы илебез башкаласында «Абилимпикс» милли чемпионаты финалында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев