Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайлы «Чистай шәһәре алдындагы казанышлары өчен» Мактау билгесенә лаек булды

Киңәшмә-планеркада Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләргә, шулай ук азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә актив гуманитар ярдәм күрсәтүче чистайлыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.

Битараф булмаганнары, гуманитар ярдәм һәм социаль җаваплылык күрсәткәннәре өчен 36нчы мотоукчылар полкының артиллерия начальнигының Рәхмәт хаты белән:
Владимир Иванович Зайцев — «БЕТАР» ПКФсы ширкәтен гамәлгә куючы, Чистай муниципаль районының Мактаулы гражданины;
Владимир Леонидович Гусев — «Восток-Полет» ширкәте директоры;
Сергей Николаевич Жуков — «Адиль» сәүдә йорты» ширкәте җитәкчесе билгеләп үтелделәр.
Сергей Николаевич шулай ук хәрби хезмәткәрләргә гуманитар ярдәм җыйган һәм илтеп җиткергән өчен 29657нче номерлы хәрби часть командованиесенең Рәхмәт хатына лаек булды. Моннан тыш, аңа таныклык һәм «Чистай шәһәре каршындагы казанышлары өчен» Мактау билгесе тапшырылды.
РФ Кораллы Көчләре ирекле корпусының «Волга» катнаш артиллерия полкы командованиесеннән актив гражданлык позициясе һәм гуманитар ярдәм өчен Рәхмәт хаты белән:
Нәсыйх Вазыйхҗан улы Миңнегалиев — «Восток-Энерго» ПКФсы ширкәтенең генераль директоры;
Рөстәм Әсхәт улы Саматов — «Вента» сәүдә компаниясе» ширкәте директоры билгеләп үтелделәр.
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты» АҖнең Чистай филиалы директоры Альберт Имаметдин улы Камалов, шулай ук предприятие коллективы яшәүчеләргә һәм муниципаль учреждениеләргә ярдәм иткәннәре өчен Лисичанск (ЛНР) шәһәре хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
4нче номерлы урта гомуми белем мәктәбе директоры Гөлсинә Гомәр кызы Нуруллина «Җиңүгә тигезләнү» проектында катнашканы өчен «Әлбәдән» Бөтенроссия тарихи реконструкция фестивален оештыру комитетының Рәхмәт хаты һәм истәлекле билгесе белән бүләкләнде.
Район башлыгы бүләкләнүчеләргә уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, мондый инициативалар тыл белән фронт арасындагы элемтәне ныгыта, шулай ук мохтаҗларга ярдәм итә, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев