Чистайлы акча күчергән, ә товар алмаган
Алдан түләүне сораганнар, ә товар җибәрмәгәннәр: Чистайда яшәүче хатын-кыз интернет-мошенникларның хәйләсенә эләккән.
Хатын-кыз кулай бәягә заманча смартфон сатып алырга теләгән һәм акчасын югалткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
— Бүлекнең кизү частена мошенниклык турындагы гариза белән җирле хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Полиция хезмәткәрләренә ул бушлай белдерүләр сайтларының берсендә заманча смартфонны 46 000 сумга сату турында хәбәр тапканын аңлатты, — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә. — Сатучы белән элемтәгә кергәч, хатын-кыз гаджетның техник характеристикалары турында сорашкан, видеоэлемтә аша ир-ат аны күрсәткән, смартфонның Интернет-кибетләрнең берсендә баллар буенча сатып алынганын, шуңа күрә бәясе шундый түбән булын аңлаткан. Килешү шартлары турында сөйләшкәннән соң, хатын-кыз сатучыга 9 000 сум күләмендә акча күчергән.
Мошенниклар корбаны булуы турында зыян күрүче икенче көнне генә, сайттагы белдерү юкка чыккач, әмма шул ук характеристикалы смартфон сату турында яңа белдерү барлыкка килгәч аңлаган.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «Мошенниклык» маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев