Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайлы административ күзәтчелекне бозган һәм урлашкан өчен хөкем ителде

Чистай шәһәр прокуратурасы 32 яшьлек җирле кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд ир-атны РФ ҖКның 314.1 маддәсенең 2нче өлешендә (ике эпизод) (административ күзәтчелек билгеләнгән кеше тарафыннан административ хокук бозу белән бәйле административ чикләүләрне күп тапкырлар үтәмәве, җәмәгать тәртибенә һәм җәмәгать иминлегенә зыян китерүе), РФ ҖКның 158нче маддәсенең 3нче өлешендә (урлашу, ягъни торакка законсыз үтеп керү белән башка кешенең мөлкәтен урлау) каралган җинаятьләр кылуда гаепле дип тапты.

— Судта гаепләнүченең, суд карары белән административ күзәтчелек һәм административ чикләүләр билгеләнгән кеше буларак, административ җаваплылыкка тартылган килеш, хокук бозулар кылганы ачыклана. Моннан тыш, 2023 елның 20 февралендә гаепләнүче Вахитов урамындагы йортның бер фатирына законсыз рәвештә үтеп керә, аннан зыян күрүченең 10 мең сумлык мөлкәтен урлый, — дип аңлатты Чистай шәһәр прокуроры ярдәмчесе Чулпан Гайнуллина.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таный, кылган эшенә үкенә. Суд аңа 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү һәм каты режимлы төзәтү колониясендә җәза үтәү билгеләде. Суд карары законлы көченә кермәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев