Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин килде

Район башлыгы Дмитрий Иванов озата йөрүендә Рөстәм Камил улы «Бетар» предприятиесендә булды. Компания директоры Антон Зайцев фирманың кисү кораллары, пластмассадан әйберләр, станоклар ясау өлкәсендәге эшчәнлеге турында сөйләде, киләчәккә планнары һәм производствоны үстерүдә төп бурычлары белән уртаклашты. Предприятиенең төп корпусында кунакларга күргәзмә залын һәм үлчәү приборларын җыю цехын күрсәттеләр.

«Чистай» мәдәни үзәгенә керү юлында заманча флюорограф белән җиһазландырылган, ясалма интеллекты булган мобиль телемедицина комплексы урнаштырылган иде. Бу комплексның ничек эшләве турында Рөстәм Нигъмәтуллинга һәм башка кунакларга «Вектор» радиокомпаниясенең генераль директоры Виктор Классен сөйләде. Сүз уңаенда, бу көнне барлык теләүчеләр бушлай флюорография тикшерүен уза һәм «ФтизисБиоМед» ясалма медицина интеллекты нәтиҗәсен смартфоннарына ала алдылар.

Мәдәни үзәк фойесында шәһәр һәм район оешмалары һәм предприятиеләре продукциясе казанышлары күргәзмәсе оештырылган иде. Кунакларга төрле тармак предприятиеләренең, алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентларының, мәгариф оешмалары, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте учреждениеләренең эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Республика Премьер-министры вазифаларын башкаручы сәфәренең төп пункты Чистай районы Советының егерменче утырышы эшендә катнашу булды. Хисап сессиясе мәдәни үзәк залында узды. Утырыш 2022 елда районның социаль-икътисади үсеше йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Бу темага җентекле доклад белән район башлыгы Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Дмитрий Алексеевич үз чыгышын махсус хәрби операция темасыннан башлады, ул узган елның февралендә башланган иде.

– Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга: контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләргә, үз теләге буенча китүчеләргә, мобилизацияләнгән чистайлыларга рәхмәтемне белдерәм. Предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, хезмәт коллективларына, район халкына мобилизацияләнгән якташларына һәм аларның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәм, – диде Дмитрий Иванов.

Утырышта катнашучылар махсус хәрби зонада һәлак булган чистайлыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Район башлыгы үз чыгышында икътисади күрсәткечләр турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, 2022 елда тулай территориаль продукт 126,7 процент үсеш темпы белән 37,9 млрд сум тәшкил иткән. Район икътисадына инвестицияләр 4,1 млрд сум дәрәҗәсендә бәяләнә. Район предприятиеләре 33 млрд сумлык продукция төяп озатканнар, үсеш темпы – 154,6 процент. 2022 елда сәнәгать җитештерүе индексы 111 процент тәшкил иткән.

«Яңа технология»ләр компаниясе, «КамЛит», «Яшел Үзән сөт эшкәртү заводы»ның Чистай филиалы, «Восток» фәнни-техник үзәге, «Бетар» фирмасы, «Барс» аяк киеме компаниясе һәм башкалар үсеш темпларын арттырдылар һәм эшләнмәләр номенклатурасын киңәйттеләр, – диде Дмитрий Алексеевич.

Район башлыгы республика һәм федераль программаларны тормышка ашыруга аерым тукталды. Алар арасында юлларны, күпфатирлы йортларны, социаль объектларны ремонтлау, ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм башкалар бар. Ул алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары, яңа эш урыннары булдыру, булган проектларны киңәйтү һәм яңа предприятиеләр җәлеп итү кирәклеге турында да җентекләп сөйләде.

Дмитрий Иванов утырышта катнашучыларга агросәнәгать тармагы предприятиеләренең эшчәнлек нәтиҗәләре, мәгариф, спорт, мәдәният, туризм өлкәсендә ирешелгән уңышлар турында сөйләде.

– Алда безне гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән яңа һәм катлаулы бурычлар көтә. 2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Чаралар укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдереләчәк, – дип йомгак ясады район башлыгы.

Алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты булган «Барс» аяк киеме компаниясе эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җитәкче Максим Салаев сөйләде.

– Узган ел нәтиҗәләре буенча, предприятие тарафыннан 185 миллион сумнан артык акча инвестицияләнде, 170 эш урыны

булдырылды. Уртача хезмәт хакы 38 мең сум тәшкил итә. Барлык продукция иң соңгы технологияләрне кулланып, заманча җиһазларда җитештерелә. Ел саен предприятие җитештерү күләмен 30 һәм аннан да күбрәк процентка арттыра, – дип билгеләп үтте компания директоры.

Булдырь авыл җирлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Воляков хисап тотты. Ул җирлек территориясендә эшли торган социаль объектлар эше, федераль һәм республика проектларын гамәлгә ашыру, халыкның үзара салым программасында актив катнашуы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы якындагы елларга бурычлар турында да сөйләде.

– Төп бурыч – авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, – дип йомгак ясады Николай Воляков.

Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында Татарстанның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, икътисад потенциалы һәм вакытында кабул ителгән федераль ярдәм чаралары ярдәмендә республика узган ел уңай үсеш динамикасын саклап кала алды. 2021 елга карата тулай төбәк продукты 106 процентка арткан. Рөстәм Камил улы билгеләп үткәнчә, агросәнәгать комплексы өстенлекле тармакларның берсе булып кала.

Ул шулай ук Татарстанда социаль әһәмияткә ия программаларны гамәлгә ашыру дәвам итүен сөйләде. 2022 елда республикада милли проектлар, федераль һәм республика программалары кысаларында 122 миллиард сумга 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган.

Чистай турында сөйләгәндә, Татарстан Премьер-министры вазифаларын үтәүче 2022 елда республика муниципалитетлары арасында районның 17нче урында торуын билгеләп үтте.

– Районның тулай территориаль продукты структурасында 35 проценттан артыгы сәнәгать предприятиеләренә туры килә. Районда сәнәгатьнең нигезен машина төзелеше һәм металл эшкәртү предприятиеләре, шулай ук азык-төлек сәнәгате формалаштыра. 2022 елда районның агросәнәгать комплексы тулай продукциясе 2021 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, 35 процентка арткан. Уңышның тулай күләме буенча район республикада 4нче урында тора. Игенчелектә уңышлар булуга карамастан, 2022 елда авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелек рейтингында район әлегә 26нчы урында гына кала. Төп сәбәпләр арасында – терлекчелектә түбән нәтиҗәләр, – диде Рөстәм Нигъмәтуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин туризм өлкәсен эшмәкәрлек үсеше өчен яхшы ярдәм дип атады. Ул ассызыклаганча, Чистай районының тарихы һәм архитектура объектларына бай булган республиканың төп туристик үзәкләренең берсе булу мөмкинлеге бар. Исегезгә төшерәбез, узган ел безнең шәһәргә 80 меңнән артык турист килгән иде.

Чыгышының ахырында Рөстәм Нигъмәтуллин районга максатчан рәвештә алга барырга кирәклеген искәртте. Татарстан Хөкүмәте исеменнән ул чистайлыларга тырыш хезмәтләре, иҗтимагый тормышта актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев