Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайга эш сәфәре белән Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин килде

Район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов белән берлектә ул ачылуга әзерләнүче Чистай үзәк район дәваханәсенең кабул итү-диагностика бүлеген төзү сыйфатына бәя бирде.

Төзелеш эшләренә «ТР сәламәтлек саклау тармагын модернизацияләү 2021» программасы кысаларында узган елның җәендә керештеләр. Төзелгән кабул итү-диагностика бүлегенең мәйданы 900 кв. м тәшкил итә.

Яңа сәламәтлек саклау объекты 24/7 режимында эшләячәк. Бүлек үз эченә пациентларны кабул итү, кискен хәл блогын, йогышлы авырулар боксын, шок халәтенә каршы залны, бәйләү, карау һәм диагностика кабинетларын ала. Әйләнә-тирә территориядә төзекләндерү буенча зур эш башкарылган. Анда юл өслегенә брусчатка җәелгән.

Кабул итү-диагностика бүлегенең ачылу көне әлегә билгеле түгел. Әмма табибларның сүзләренә караганда, медицина учреждениесе тиздән эшли башлаячак. Биредә пациентка диагнозны раслаячаклар яки куячаклар, кичектергесез ярдәм күрсәтәчәкләр, кирәк булганда дәваханәгә салу мәсьәләсен хәл итәчәкләр. Бүлек заманча диагностика җиһазлары белән җиһазландырылган. Болар, беренче чиратта, компьютер томографы, санлы рентген диагностика комплексы һәм башкалар.

– Чистайда булган үзгәрешләрне күрү сөендерә. Кабул итү-диагностика бүлеген ачу медицина хезмәтен күрсәтү сыйфатын шактый яхшыртачак. Бу шулай ук кешеләрне алга таба дәвалау өчен мөһим этап, – дип билгеләп үтте Айдар Рәис улы.

Заманча кабул итү-диагностика бүлеге булу авыруны дәваханәгә салу өчен билгеләнгән вакытны 20 минутка кадәр кыскартырга, шулай ук авырулар, шул исәптән авыр хәлдә китерелгәннәр арасында үлүчеләр санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Айдар Метшинның эш сәфәре программасының икенче ноктасы – София Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе булды. Ул яңа форматта бер ел элек ачылды. Айдар Меишин бүлмәләрне карап чыкты, укытучылар һәм укучылар белән аралашты, дәресләрдә булды.

Балалар иң яхшы музыкаль һәм бию номерлары әзерләгәннәр, шулай ук Айдар Рәис улына югары уку йортларына керү планнары турында сөйләделәр. Депутат сүзләренә караганда, Чистайның иҗади потенциалы зур.

– Биредә тудырылган шартлар малайларга һәм кызларга тулы канлы үсәргә ярдәм итә. Сәнгать мәктәбендә һөнәри нигез һәм күнекмәләр алу мөмкинлеге бар, алар яшьләребезне рухи яктан баерак, яктырак, матуррак итәчәк, – диде Дәүләт Думасы депутаты.

Хәзерге вакытта Балалар сәнгать мәктәбендә 430 бала белем ала. Музыка һәм хореография бүлекләре эшли, декоратив-гамәли сәнгать бүлеге дә ачык.

Айдар Метшинның эш сәфәре шәһәр хакимиятендә дәвам итте. Төбәк атнасы кысаларында депутат гражданнарны кабул итте, анда чистайлылар аңа шәхси үтенечләр белән мөрәҗәгать иттеләр.

– Без һәр кабул итүгә әзерләнәбез, чөнки бу эш сәфәребезнең мөһим өлеше. Төрле сораулар керә. Аларның күбесе закон чыгару дәрәҗәсендә карарлар таләп итә, кайберләрен җирле үзидарәнең башкарма органнарына җибәрәбез. Халыкны борчыган мәсьәләләрнең барысын да мин, Дәүләт Думасы депутаты буларак, үз дәрәҗәмдә хәл итәргә ярдәм итәчәкмен, – дип йомгак ясады Айдар Рәис улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев