Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайга «Ак каен» татар халык фольклор ансамбле килде

...

2024-нче елның 28-30 августында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләрне кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге»(«Таткультресурс үзәге» ДБУ) һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, Татарстан Республикасы көне кысаларында «Түгәрәк уен» XVI Бөтенроссия татар фольклоры фестивале уздыра.

Шул уңайдан, Рәсәйнең иң талантлы, татар мәдәниятенең һәм татар фольклорының үсешенә зур өлеш керткән татар коллективлары һәм ансамбльләре Республиканың төрле шәһәр, районнарында чыгыш ясый. Бай һәм чал тарихлы Чистай районының хөрмәтле кунаклары, милләттәшләребез — Самара өлкәсе Камышлы районының Иске Ярмәк Мәдәният йортының «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле (җитәкчесе — Әлфия Багаутдинова).
Чистай кунакларын район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

Чистай шәһәре «Яшьләр үзәге»ндә узган «Дуслар җыелган җирдә» дип исемләнгән чарага, җанлы очрашуга «Ак каен» халык татар фольклор ансамбле һәм Чистай муниципаль районының мәдәният һәм ял итү учрежденияләренең «Хыял» вокал ансамбле, иң талантлы җырчы һәм биюче солистлары — Ильнар Мусин, Җәлил Дәвлетшин, Рәзит Мингазов чыгышлары һичшиксез милли һәм кабатланмас мөһит өстәде.

Фестиваль кысаларында оештырылган әлеге очрашу һәрбер катнашучы һәм чарабыз кунакларының күңелендә бары якты хәтирәләр генә калдырган дигән өметтә калабыз.
Ансамбльләребезгә иҗади уңышлар, яңа үрләр, татар мәдәниятен саклауда һәм үстерүдә зурдан-зур уңышлар, бүген салынган дуслык күперенең киләчәге ныклы булсын иде дигән теләктә калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев