Чистайдан хәрби хезмәткәр махсус хәрби операция зонасында блиндаж мәчетнең имамы булды
...
Махсус хәрби операция зонасында 430нчы полкта «Чулман» блиндаж мәчёт ачылды. Аның имамы Чистайдан мобилизацияләнгән офицер Илфак хәзрәт Зөлкарнәев булды.
Мобилизациягә кадәр ул шәһәрнең «Ихлас» мәчете имамы иде. Бу хакта Чистай мөхтәсибәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәрби часть командованиесе кыр мәчете оештыру бурычын «Мөслим» позывное астында билгеле булган ротаның сәяси өлёш буенча командир урынбасары алдына куя. Ул шәхсән үзе кирәкле материалларны Түбән Камадан полк урнашкан урынга илтеп тапшырган.
Түбән Кама мөхтәсибәте хәрбиләр өчен блиндаж мәчёт төзүдә ярдәм күрсәткән. Мөселманнар бу идеяне тормышка ашыруга актив кушылганнар: диварларга һәм түшәмгә баннерлар ясыйлар, келәм, люстра һәм электр монтажлау җиһазлары сатып алалар.
«Чулман» мәчетенең мәйданы 12 квадрат метр тәшкил итә, ул 10 кешегә исәпләнгән. Хәзер капитан Илфак хәзрәт Зөлкарнәев хәрби хезмәтне рухи хезмәт белән бергә алып барачак, фронт шартларында хезмәттәшләренә ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев