Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайдан тыл хезмәтчәне Евдокия Кондрашинага 95 яшь

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Евдокия Алексеевна бакчачылык белән шөгыльләнә

Чистайдан Евдокия Кондрашина  үзенең 95 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы елларында  ул яп-яшь килеш тылда хезмәт итә, Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә.

 

Кызыл Армия районы  Поречье авылында Евдокия Алексеевна  кырда  төрле эшләрдә эшли.  Аннары аның хезмәт юлы  Чистай кирпеч заводында дәвам итә, анда ул кирпеч төяүче булып эшли.

 

Соңрак Евдокия Кондрашина  үзенең гомерен Чистай сәгать заводы белән бәйли. Нәкъ менә аннан  лаеклы ялга чыга.

Евдокия Алексеевнаның  кызы, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул активлыгын һәм җиргә мәхәббәтен саклап кала алган: бүгенге көнгә хәтле  үзенең бакчасында эшләүдән тәм таба һәм үз гаиләсе өчен  яшелчәләр үстерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев