Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайдан Шәрифуллиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

Моннан ярты гасыр элек Ринат Габдулла улы һәм Халидә Хәмит кызы үзләренең язмышларын бергә бәйли

Чистай Никахлашу Сараенда  Шәрифуллиннар гаиләсенең алтын туена багышланган  тантана булып узды. Моннан  илле ел элек  Ринат Габдулла улы һәм Халидә Хәмит кызы  гаилә корып җибәрәләр.

 

Әлеге тантаналы чараны  Чистай районының  Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге  начальнигы Ильмира Ярмушева  ачты. Ул аларны гаилә тормышларының илле еллык юбилее белән тәбрик итте, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек  һәм якыннары янәшәсендә озын, бәхетле гомер теләде.

 

Язмыш дигәнең моннан илле ел элек төзүче егет белән  тегүче кызны кавыштырган. Ринат Габдулла улы  үзен төзелеш өлкәсенә багышлаган, ә Халидә  Хәмит кызы  тегү фабрикасында хезмәт куйган, эшендә генә түгел, үз өендә дә уңайлылык тудырган.

 

Илле ел бергә яшәү дәверендә алар  өч бала: Рафаэль, Айсылу, Ләйсәнне тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер аларның җиде оныклары бар, өч оныкчыклары үсеп килә. Алар барысы да әби-бабаларының горурлыклары.

 

Әлеге күркәм чараны оештыручылар  Шәрифуллиннар гаиләсенең  үсеп килүче буынга үрнәк һәм илле ел дәвамында бер-береңә тугрылыкны,  хөрмәтне, мәхәббәтне саклауның  ышандырырлык дәлиле булуын билгеләп үттеләр.

Чистай никахлашу сарае фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев