Чистайдан Сәгыйть Гайфуллин умарта оясы өстендә йоклауның файдасы турында сөйләде
Умарта оясы өстендә йоклау… Беренче карашка, бу мөмкин түгел кебек тоелырга мөмкин, ләкин бу бөҗәкләр белән бер «компания»дә йоклау мөмкин һәм, умартачылар фикеренчә, хәтта файдалы да
Бу максатлар өчен махсус апийортлар бар. Мәсәлән, чистайлы Сәгыйть Гайфуллинныкы кебек. Умартачылык белән ул күптән түгел генә шөгыльләнә башлаган, әмма бу эштә инде уңышка ирешкән. Узган ел ул үз умарталыгында апийорт төзегән, анда умарта оялары өстендә сәламәтлек өчен файдалы ял итәргә мөмкин. Агач корылманы төзү белән, сызымнарын ясаудан башлап эчке бизәкләүгә кадәр, үзе шөгыльләнгән.
— Бүгенге көндә бу безнең республикада иң зур апийорт, анда бер үк вакытта тулы бер гаилә урнаша ала. Аның үзенчәлеге шунда, биредә 20 умарта оясы өстендә 5 ятак урнаштырылган, аларның конструкциясе тулысынча куркынычсыз, һәркайсы астында 4әр умарта оясы урнашкан, алар өстән ышанычлы рәвештә челтәрле өслекләр белән капланган. Алар бөҗәкләргә бүлмәгә очып керергә мөмкинлек бирми, — дип сөйли Сәгыйть Гайфуллин.
Бал кортлары умарта ояларына йорт фасадында урнашкан махсус «авыз»лар аша очып керәләр. Эчтән барысы да агач белән тышланган, аның хуш исе бал исе белән кушыла. Умартачы билгеләп үткәнчә, бу апийортта файдалы йокының мөһим өлеше булып тора.
— Апийорт — ул ингалятор, әмма барысыннан да ул аның эчендә булуыгыз белән аерылып тора. Апийорт бүлмәсе кешегә башка бер җирдә дә кабатланмас бал, балавыз, тома балавыз, корт анасы сөтенең хуш исләре белән тулган умарта кортлары гаиләләреннән килеп торган һаваны суларга мөмкинлек бирә. Өстәвенә, бал кортлары һаваны яхшы ионлаштыра, бу исә кешегә тынычрак сулыш алырга мөмкинлек бирә. Кешенең биокыры бал кортлары биокырына охшаш һәм кеше умарта оялары өстендә ял иткәндә бал кортларының биокырына эләккәч, алар аны үзенеке итеп таныйлар һәм үз энергияләре белән уртаклаша башлыйлар. Умарта күченең гөжләве — биорезонанс — ул организмның күзәнәк сыеклыгына уңай йогынты ясый, — дип ассызыклый Сәгыйть Рәшит улы.
Сәгыйть Гайфуллинның туганнары, дуслары һәм танышлары «бал кортлары шифаханәсе»нең файдасын күргәннәр инде. Аның үзенең дә гаиләсе ишле, күпбалалы, шуңа да, беренче чиратта, балаларының иммунитетын ныгыту максатыннан, аларның бакчасындагы умарталыкта апийорт барлыкка килә.
— Башта, чыннан да, бу йорт шәхси, гаилә файдалануы өчен төзелгән иде. Ләкин аның барлыгы турында дуслар, туганнар, танышлар белгәч һәм бу уңайлы йокы процедурасын үзләрендә сынап карагач, без апийортка керү мөмкинлеген теләүче барлык чистайлылар һәм шәһәр кунаклары өчен тудырырга булдык, — ди әңгәмәдәшебез.
Үсеп килүче буынга аерым игътибар биргәннәр. 14 яшькә кадәрге балалар өчен апийортка керү бушлай. Умартачы сүзләренә караганда, ата-аналар үз балаларын мондый сеансларга бик теләп алып киләләр. Без моңа үзебез дә инандык. Сәгыйть Гайфуллин белән сөйләшкән арада, процедурага 9 яшьлек кызы белән бергә Алсу Зорина килде.
— Без монда кечкенә кызыбызны да күп тапкырлар алып килдек, хәер, бөтен гаиләбез белән бергә дә еш булабыз. Миндә дә, кызымда да булган аллергия үзен сирәгрәк белдерә башлады. Бер сеанс ике сәгать дәвам итә. Шушы вакыт эчендә хуш исләр сулап йокларга да, бер-берең белән аралашырга да, китаплар да укырга була, ә менә телефоннар белән монда керергә ярамый, — дип уртаклашты ике кечкенә кызның әнисе.
Кызык, әмма факт: без Алсу белән аралашкан арада кыска гына вакыт эчендә кызчык йоклап китәргә өлгерде. Ә чит кешеләр булмаганда, бал кортлары гөжләгән тавышка тагын да тизрәк йокыга кителә, диләр бер тапкыр булса да апийортка килгәннәр.
— Безнең апийортларның файдасы турында ишеткәнебез бар иде инде, ә безнең шәһәрдә дә бу гаҗәеп урынга бару мөмкинлеге барлыкка килүенә бик шатбыз. Балалар өчен процедураларның бушлай булуы аеруча сөенечле, — ди Алсу Зорина.
Сүз уңаеннан, апийортка килүчеләр арасында балалар йортында тәрбияләнүчеләр, мөхтәсибәттән малайлар һәм кызлар да булган. Аларны Сәгыйть Гайфуллин җәй башында чакырган булган.
— Тирә-юньдә балалар күп булу һәрвакыт күңелле, шуңа күрә яшь чистайлыларны безнең апийортка ешрак чакырырга тырышам. Бу аларның сәламәтлеге өчен дә файдалы. Без алар өчен уеннар, шәхси ишегалдыбыз буенча экскурсия үткәрәбез, балның файдасы турында сөйлибез, чәй белән сыйлыйбыз. Аларның канәгать, бәхетле йөзләрен күрү безгә бик ошый, — ди умартачы.
Сәгыйть Гайфуллин бу процедураның аерым зарары юклыгын әйтә. Алар барысы да умарталыкта имин булу турындагы таныштыру күрсәтмәләрендә күрсәтелгән. Процедураны башлар алдыннан барлык нечкәлекләр турында сөйләшенә, — дип билгеләп үтә ул.
Реклама
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев