Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайдан почта операторы Идел буенда иң яхшы дип танылды

...

Самарада Россия Почтасының һөнәри осталык бөтенроссия конкурсының төбәкара этабы узды. Анда 13 төбәктән хезмәткәрләр катнашты. Иң яхшы элемтә операторы дип Татарстан Республикасының Чистай шәһәреннән Александр Орлов танылды.

 

Ул почтада 13 елдан артык эшли. Аның аша шәһәрнең барлык экспресс-җибәрүләренең 60 проценты уза – Татарстанда иң яхшы күрсәткеч.

Буш вакытында Александр балык тотарга ярата, ә һөнәрендә аның төп мотивациясе – һәр посылка артында кемнеңдер тарихы торуын аңлау.

Мәскәүдә узачак конкурс финалында Александр Идел буе данын яклаячак. Шулай ук призлы урыннарны Алабуга почтальоны Ольга Жолтовская һәм Казаннан бүлек начальнигы Марина Шиһапова алдылар – икесе дә үз номинацияләрендә икенче булдылар.

Чыганак: НТР 24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев