Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистайдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрделәр

Махсус хәрби операция зонасында булган якташларыбыз өчен 20 тоннадан артык кирәкле әйберләр һәм техника җыелды

Чистайдан махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән чираттагы фураны җибәрделәр.

20 тоннадан артык гуманитар ярдәмне Чистай районы кешеләре махсус хәрби операция бара торган зонада үзләренең сугышчан бурычын үтәүче якташларына җибәрделәр. Фурага җылы киемнәр, бензопычкылар, генераторлар, азык-төлек һәм УАЗ машинасын төяделәр. Кыйммәтле йөк арасында маскировкалау челтәрләре һәм халатлар да бар, аларны шәһәр һәм авыл хатын-кызлары кич утырып үргәннәр һәм теккәннәр. Мобилизацияләнгән ир-егетләр өчен кирәк-яраклар салынган һәр тартма дога белән сугарылган.

– Без һәрвакыт ир-егетләребез белән элемтәдә торабыз. Моның үз нечкәлекләре бар, ләкин без алар белән элемтәне югалтмаска тырышабыз. Без махсус хәрби операция зонасына сугышчыларыбыз өчен аеруча кирәкле булган әйберләр тутырылган тулы фура алып барабыз. Безнең кешеләребез мунча мичләрен үзләре ясадылар. Хәрбиләрнең туганнары безнең аша шәхси посылкалар җибәрәләр, – ди Чистай авыл җирлеге башлыгы, сугышчан хәрәкәтләр ветераны Ришат Мәгъсүмов.

Гуманитар йөк чистайлылар көче белән җыелган, алар арасында оешма җитәкчеләре, сугышчыларның туганнары, пенсионерлар, яшьләр, балалар да бар. Мәктәпләрдә балалар якташлары – хәрби хезмәткәрләргә җылы теләкләр һәм Җиңүгә ышаныч белән хатлар яздылар. Солдатлар аларга ышануларын һәм аларны өйдә көтүләрен белергә тиешләр.

– Чистай районы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә тиз арада гуманитар ярдәм җыйганнары өчен зур рәхмәт. Боларның барысын да егетләребезнең рухын күтәрү, физик һәм матди якларын ныгыту өчен илтеп җиткерәчәкбез, – дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов.

Дмитрий Алексеевич та якташ хәрбиләребезгә кирәкле йөкне алып бару өчен юлга чыккан кешеләр белән бергә кузгалды. Хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булган чистайлылар белән безнең район башлыгы мөмкин кадәр элемтәдә булырга тырыша.

– Бөтен ил белән берләшүебез сөендерә. Уртак эшне бергә башкарабыз. Безнең егетләребез өчен бу икеләтә шатлыклы, – диде район башлыгы.

Әйберләр салынган тартмаларга «Якташларга», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән язулар беркетелде. Фронтка ярдәм итүчеләр боларның барысы да Чистай сугышчыларының рухын тагын да күтәрер дип ышаналар. Хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм төялгән фура безнең районнан җибәрелгән беренче һәм соңгысы түгел. Битараф булмаган шәһәрлеләр, авыл кешеләре даими рәвештә посылкалар җыеп җибәрәләр.

– Һәр ике атна саен тотрыклы рәвештә без солдатларыбызга гуманитар ярдәм җибәрергә тырышабыз. Киләсе фураның күләме моңардан ким булмас. Барысына да берьюлы без физик яктан җибәрә алмыйбыз, шуңа күрә киләсе йөкне башка часть хәрбиләре өчен формалаштырачакбыз. Егетләребезгә этаплап ярдәм итәргә тырышабыз. Башка шәһәрләр, шул исәптән Зәй, Яр Чаллы, Нурлат та безнең белән берләшә. Анда чит кешеләр юк, барысы да безнең егетләр, – дип нәтиҗә ясады Ришат Мәгъсүмов.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм Чистай епархиясеннән даими рәвештә җибәрелә. «Сугышчы кулына» акциясе Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл фатихасы буенча уза.

Чиркәү мәхәлләләреннән Луганск халык республикасына Россия хәрбиләренә медикаментлар, бензогенераторлар, носилкалар, маскировкалау челтәрләре, җылы әйберләр җыеп җибәрелә. Гуманитар йөкнең аерым блогына җылыту мичләре-буржуйкалар керде. Аларны епархия мәхәлләләре территориясендә әзерлиләр.

– Без чираттагы тапкыр махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыеп илттек. Без сезнең белән бергә зур эш башкарабыз һәм бу хәрбиләребез өчен зур ярдәм. Алар безнең ярдәмебезне тоялар, – дип уртаклашты иерей Ростислав Икрамов.

– Сугышчылар безнең ярдәмгә бик шат булдылар. Алар митрополит Кириллга, руханиларга һәм гуманитар ярдәм туплауда ярдәм итүче барлык битараф булмаган кешеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерделәр, – дип сөйләде Тимофей атакай.

Кире элемтә үзен озак көттермәде. Махсус

операциядә катнашучылар чираттагы видео мөрәҗәгать яздырдылар, анда битараф булмаган гражданнарга ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр. Алар өчен иң кадерлесе, әлбәттә, якыннарыннан посылкалар алу булып чыкты.

– Без Рафис Мәхмүтов җитәкләгән Чистайның «Сугышчан туганлык» оешмасына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук Чистай авыл җирлеге («Луч» поселогы) башлыгы Ришат Мәгъсүмовка һәм аның командасына зур рәхмәт. Чистай епархиясенә, аерым алганда, Тимофей атакайга мичләр өчен мең-мең рәхмәт. Дөреслек безнең якта! Дошман тар-мар ителәчәк! Без җиңәчәкбез! – дип горурланып әйтәләр сугышчылар.

Чистайлылар сакчыларыбызга посылкалар белән бергә йөрәк җылысын, нык тылга ышаныч һәм кадерле Ватаныбызның бер кисәкчесен җибәрәләр!

Кадерле егетләр! Безнең күңел җылыбыз һәм ярдәмебез һәрвакыт сезнең белән булачак! Без сезгә ышанабыз! Өйгә Җиңү белән кайтыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев