Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан Марина Демидова «Ел тәрбиячесе – 2023» һөнәри осталык конкурсында III урынны яулады

26нчы номерлы балалар бакчасы сәгать заводы поселогында тыныч урында урнашкан.

Төрле төстәге чатырлар, таучыклар, мәйданчыкларда комлыклар иртән шаян, шук балаларны көтәләр. «АБВГДейка» дип аталган балалар бакчасы һәр көнне малайларны һәм кызларны сөенеп каршы ала. Ә алар, үз чиратында, тәрбиячеләре белән очрашуга ашыгалар. Шуларның берсе быел җитди жюри алдында үз эшләнмәләрен уңышлы тәкъдим итте һәм «Ел тәрбиячесе» республика конкурсында өченче урынны яулады.

Безне өлкән тәрбияче Лариса Масленкова җылы каршы алды. Ул безне дәрес барган өлкән төркемгә алып керде. 18 еллык стажы булган тәрбияче Марина Демидова балалар белән оста аралаша. Малайларның һәм кызларның аны бик яратулары күренеп тора. Сабыйлар педагогның сорауларына бергәләп җавап бирделәр, ә аннары кызыксынып уенда катнаштылар.

Шул арада без тәрбияче белән сөйләшеп алдык.

– Марина Олеговна, сез педагог һөнәрен ничек сайладыгыз? – дип кызыксындык без.

– Мин балачактан ук үземне шушы һөнәрдә генә күрдем, балалар белән эшләячәгемне кечкенәдән үк белә идем. Мин укытучылар гаиләсендә тудым һәм үстем: минем бабам һәм әнием педагоглар иде. Бездә өч буын педагогик династия бар. Бәлки, педагогикага сәләт күпмедер дәрәҗәдә миңа да күчкәндер. Мин Чистай педагогия училищесын, аннары Яр Чаллы университетын һәм КФУның Алабуга филиалында магистратураны тәмамладым. Аннары дефектологка яңадан әзерлек курсларын үттем, – дип җавап бирде Марина Олеговна.

– Замана балалары белән аралашу җиңел түгел. Сез алар белән уртак телне ничек табасыз?

– Минем өчен хәтта таныш булмаган балалар белән дә уртак тел табу авыр түгел. Алар белән эчкерсез, ачык булу, аларның игътибарын җәлеп итү, кызыксындыру, үзеңә карату мөһим. Беркайчан да алдашырга, үзеңне алар алдында күтәрергә кирәк түгел, чөнки балалар һәрвакыт ялганны сизәләр. Мин сабыйлар белән алар дәрәҗәсендә аралашам, уйныйм, әмма шул ук вакытта балалар кемне тыңларга кирәклеген аңласыннар өчен алар белән идарә дә итәм.

– Бу сездә тәрбияләнгән беренче төркем түгел. Хәзерге балалар алдагы чыгарылышлардан аерылып торамы?

– Әлбәттә, аерма сизелә. Балалар аралашучанрак, цифрлаштыру ягыннан алга киткәнрәк була баралар, – дип билгеләп үтте педагог.

– Бу ел сезгә педагогик танылу китерде: сез «Ел тәрбиячесе» һөнәри осталык конкурсында III урынны яуладыгыз. Бу уңышка ирешү авыр булдымы?

– Мондый нәтиҗәләргә үзем генә ирешә алмас идем, бу безнең хезмәттәшләребез белән уртак эшебез. Конкурста катнашуга әзерлек төпле барды һәм ярты елга якын вакытны алды. Без иҗади төркем оештырдык, бергә яңа идеяләр, педагогик алымнар эзләдек, технологияләр эшләдек. Муниципаль һәм зона этапларын уңышлы узу республика этабында катнашу хокукы бирде. Конкурска барлыгы 136 катнашучы килгән иде, бары 20 кеше генә калды. Казанда без мастер-класслар күрсәттек, таныш булмаган балалар белән билгеле бер темаларга дәресләр үткәрдек, үз укыту технологияләребезне күрсәттек. Шушы сынаулардан соң ТР Мәгариф министрлыгында узган түгәрәк өстәлгә нибары 7 кеше генә эләкте. Аннан соң жюри катнашучыларга теге яки бу проблема буенча фикер алышуны таләп итүче сораулар бирде. Үз фикерләреңне дөрес итеп җиткерә белү, конкурсантның никадәр игътибарлы булуы исәпкә алынды. Бу бүләкләү алдыннан соңгы этап булды.

– Укыту технологиягез турында сөйләгез әле. Ул нәрсә белән үзенчәлекле?

– ТРИЗ технологиясе – уйлап табылган мәсьәләләрне чишү теориясе. Аның бер алымы – «Система операторы». Ул объектны һәм күренешне өч үлчәмдә: үткән, хәзерге һәм киләчәктә карауны күздә тота. Бу алым балаларда предметлы фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Бала бербөтен уйларга өйрәнә. Моның өчен ул теләсә нинди әйберне ала һәм нәрсәдән торганын, нәрсәнең бер өлеше булганын, нәрсә өчен билгеләнгәнен, үткәндә нинди булганын, киләчәктә нинди булачагын тасвирлый башлый. Бөтен процесс уен форматында уза. Нәкъ менә бу технология безнең өчен иң уңышлысы булып чыкты һәм җиңүгә мөмкинлекләрне арттырды, – дип уртаклашты безнең белән Марина Олеговна.

– Сез җиңүегезгә ничек карыйсыз? Конкурста III урынны алуыгызны көткән

идегезме?

– Җиңүем турында белгәч, бик шатландым. Мин куйган тырышлыгыбызның юкка булмавына сөендем. Минем җиңүем командабызның уртак казанышы.

– Без сезгә балаларны укыту һәм тәрбияләү эшендә уңышлар телибез. Сезнең тормышыгызда мондый җиңүләр күбрәк булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев