Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан Мария Пилясовага 100 яшь тулды

Ветеран вакытының күп өлешен сәламәтлегенә һәм туганнары белән аралашуга багышлый

Мария Пилясова гомеренең гасырлык чиген узды. Әмма күңеле белән ул әле дә яшь кыз булып кала. Шулай ук матур киенергә, шаяртырга һәм табын янында җырларга ярата.
Озын гомерле булуының серен Мария Васильевна төгәл әйтә алмый. Аның нәселендә озын гомерлеләр булганлыгын гына белә. Әмма, аның фикеренчә, иң мөһиме, ачу сакламаска, барысын да тыныч хәл итәргә һәм кешеләрне яратырга. Бүген ул якыннарының кайгыртуын тоеп яши.

Балалары, оныклары, якын туганнары әбиләре янына эш көннәрендә дә, бәйрәмнәрдә дә киләләр. 100 яшьлеген бәйрәм итәргә табын янына җыелганнар, гаилә традицияләре шундый — барлык истәлекле даталарны һәрвакыт бергә бәйрәм итәләр. Бер гасырлык юбилей — туган көнен билгеләп үтүче якын кешеләрен тагын бер тапкыр күрү өчен иң җитди сәбәп. Бөтен гаилә өчен төп кагыйдә — шатлыкта да, кайгыда да бергә булу, бер-береңне онытмау, ярдәмләшеп яшәү, һәрвакыт күтәренке күңелле булу һәм тынычлык саклау.

— Ул безнең өчен әни кебек. Без көн саен диярлек шалтыратышабыз, сәламәтлек, һава торышы турында сөйләшәбез. Безнең һәрвакыт сөйләшер сүзебез бар. Без шундый заманада яшибез, безгә бергә булырга кирәк. Ә якын кешеләр шатлыкны гына түгел, кайгыны да уртаклашачак. Туган җанлы кешеләр якыннарын ташламыйлар һәм рәнҗетмиләр, — дип саный әбинең туганы Елизавета Фролова.

Мария Пилясова Чистайда туган, сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Ул шәфкать туташы белгечлеге ала, өстәмә рәвештә машина йөртергә өйрәнә — сугыш вакытында Ивановск хәрби частендә табиб һәм шофер булып эшли.

— Шуны хәтерлим, винтовка алып килделәр һәм сүтүемне сорадылар. Бернишләп тә булмый, өйрәнергә туры килде! — дип искә ала ветеран.
Мария Васильевна фронт өчен беренче дәрәҗәдә кирәкле әйберләр ташый. Эш җиңел булмый. Яшь кыз җилкәсенә авыр физик хезмәт төшә. Ул, бөтен совет халкы кебек үк, үз-үзен аямыйча, көне-төне эшли. Барысы өчен дә иң мөһиме дошманны җиңү була.

Язма героинябызның ире Матвей Пилясов сугышны үтә, исән-сау өенә кайта. Тыныч вакытта фельдшер булып эшли, ә Мария Васильевна аның янында шәфкать туташы була. Тормыш шартлары шундый булган, аларга төрле шәһәрләрдә һәм авылларда эшләргә туры килгән. Ләкин күченеп йөрү авыр булса да, алар өчен бу вакытлар иң бәхетлесе була. Мария һәм Матвей Пилясовларның өч баласы: ике улы һәм бер кызы туа. Алар барысы да лаеклы кешеләр булып үскәннәр, зур шәһәрләрдә яшиләр һәм эшлиләр.
Ни кызганыч, гаилә башлыгы бик иртә, 1973 елда вафат булган. Шуннан соң Мария Пилясова Яр Чаллыга балалары янына күченгән. Әмма күңеле һәрвакыт кече Ватанына тартылган.

Шулай итеп, 11 ел элек героинябыз Чистайга күченгән. Аның белән бергә шәһәргә улы һәм кызы кайткан.

— Безнең әни — менә дигән! Гомер буе намуслы, ачык күңелле, эш сөючән булды һәм бүген дә шундый булып кала. Әти белән бергә алар безне дә шундый булырга өйрәттеләр. Балачакта һәрвакыт үзләре белән гөмбәгә һәм җиләккә алып баралар иде. Вакытны актив һәм файдалы үткәрү безнең гаиләләрдә бүген дә хуплана! — ди ветеранның кызы Лидия Пилясова.

Лидия Матвеевна хәзер әнисе белән яши. Кайбер эшләрне әби үзе башкара, ә булдыра алмаганында кызы ярдәмгә килә. Кайгырту, көндәлек эшләрдә ярдәм итү шулай ук аның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

Мария Пилясованың тынгысыз характеры да озын гомерле булуында мөһим роль уйный. Кызларының сүзләренә караганда, аларның гаиләсендәге барлык пенсионерлар — чыныккан, көчле ихтыярлы, нык.

— Яңалыкларны карарга һәм газеталар укырга яратам, бигрәк тә якташлар, спорт турында һәм башка күп нәрсәләрне кызыксынып укыйм, шулай ук чаралар турында белдерүләргә дә күз төшерәм. Мин аларга йөрмәсәм дә, шәһәрдә нинди чаралар үткәрелүен белеп тору бик күңелле, — ди әби.

Яшь чактагы аклы-каралы фотолар — Мария Васильевнаның гаилә реликвиясе, ул аларны вакыт үтү белән бераз кыршылган альбомда саклый.

— Алар уй белән еракка, үткәнгә алып китәләр, хәтер барысы да яшь булган көннәргә кире кайтара, — диде Мария Пилясова.
Әби начар ишетсә дә, шат күңелле, шаяртырга ярата. Үзен фотоаппаратка төшерүләрен күргәч, башта оялып куйды, ә аннары елмаеп һәм көлеп: «Картлык көнемдә йолдыз булырмын һәм газета битләрендә балкырмын дип уйламаган идем», — диде.

Мария Васильевна өчен йөз ел — тормышының бер өлеше генә. Зур, әмма шулай да өлеше генә. Олы яшьтә булуына карамастан, әби үз аякларында йөри, зиһенле, юк-барга кәефе төшми, танышлары белән аралаша, акыллы киңәшләрен бирә. Бәйрәмнәрдә кызлары белән бергә зур табын әзерлиләр, кунаклар чакыралар.

Олы яшьтәге кешеләрне гаиләләре һәм якыннары арасында күрү бик күңелле. Аларның күзләре һәрвакыт янып тора, алар яшь күренәләр, тормыш белән кызыксыналар. Үзенең яшәргә омтылышы белән ул туганнарына гына түгел, күршеләренә, якташларына да үрнәк күрсәтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев