Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан ике гаилә ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәшенең кабул итү тантанасында булдылар

Республика көне алдыннан Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Гөлсинә Миңнеханова исеменнән ел саен уза торган кабул итү чарасы булды.

Әлеге чарада республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән гаиләләрне хөрмәт­ләделәр. Әлеге тантана ун ел үткәрелә инде һәм анда 500дән артык Татарстан гаиләсе катнашты
Быел Чистай районыннан әлеге тантанага ике гаилә пары чакырылды. Болар Альфред Сәгыйть улы һәм Надежда Андреевна Галиевлар һәм Юрий Аркадьевич белән Наталья Ильинична Ермолаевлар.

— Әлеге кабул итүгә төрле профессия һәм төрле тармак династияләре чакырылды. Сез үз үрнәгегездә илебезнең лаеклы гражданнарын тәрбиялисез! Сезнең тормыш юлыгыз үсеп килүче буын, әле гаилә генә корып яши башлаган яшь кешеләр өчен үрнәк булып тора. Бездән иң изге теләкләребезне кабул итегез. Гаиләләрегездә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм тынычлык, татулык хөкем сөрсен! — диде кабул итү тантанасына килүчеләргә Рөстәм Миңнеханов.

Тантаналы кабул итүдә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру булды. Бүләкләнүчеләр арасында Чистайдан Юрий Аркадьевич һәм Наталья Ильинична да бар иде. Ун бала тәрбияләүче бу гаиләне «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләделәр.

Юрий Аркадьевич һәм Наталья Ильиничнаның бергә яши башлауларына 27ел. Алар икесе дә Аксубай районыннан, күпбалалы гаилә традицияләрен дәвам итүчеләр, җиде кызлары: Анастасия, Тамара, Мария, Лия, Кристина, Валентина, Регина һәм өч уллары: Даниил, Илья һәм Родион бар. Алар актив тормыш позициясе алып баралар, балаларында патриотизм, әхлаклылык сыйфатлары, кече Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр. Наталья Ильинична — гаилә учагын саклаучы, балаларын дөрес тәрбияләүче, аларны чын кешеләр итеп үстерү өчен бар көчен, тырышлыгын бирүче кеше. Юрий Аркадьевич исә 16 нчы номерлы мәктәптә кизү тора.

Альфред Сәгыйть улы һәм Надежда Андреевна Галиевлар бар гомерләрен балалар сәламәтлеген саклауга багышлаган кешеләр. Алар Чистай муниципаль районы сәламәтлек саклау системасына зур өлеш керттеләр. Озак еллар намуслы, фидакарь хезмәтләре өчен күпсанлы дәүләт бүләкләренә лаек булдылар. 50 ел гаилә тормышы бер мизгел кебек үтеп тә киткән, иң мөһиме — алар бәхетле. Әлеге гаиләнең төп горурлыклары — балалары һәм оныклары. Алар менә дигән балалар — Алла һәм Светлананы тәрбияләп үстергәннәр, дүрт оныклары бар, бүген өч оныкчыкларын тәрбияләүдә дә актив катнашалар.

Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләре өчен оештырылган тантаналы чара концерт программасы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев