Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан гер күтәрүче Николай Шилинцев уңышының сере белән уртаклашты

Николай Шилинцев гер спорты белән 5 елдан артык шөгыльләнә һәм аның бу һөнәрендә уңышлары күп. Николай үзен укуда да яхшы яктан гына күрсәтте: кадет мәктәп-интернатын алтын медаль белән тәмамлады.

Физкультурачылар көне алдыннан без спортчы белән аралашырга һәм аның турында күбрәк белергә теләдек. Николай үзе тәрбияләнгән «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбендә очрашырга сөйләштек. Алар тренерлары белән икәүләп мине каршы алдылар. Залга кергәч, мин төрле авырлык категориясендәге герләр, штанга өчен дисклар һәм башка җайланмалар күрдем, диварда турниклар куелган иде — әлеге урынга тиешле барлык нәрсәләр дә бар.

Шулай ук Мактау тактасы да урнаштырылган, ә киштәләрдә — төрле грамоталар, дипломнар, медальләр һәм кубоклар.

— Нигә син нәкъ менә әлеге спортны сайладың? — дип кызыксынам Николайдан.

— Спортның әлеге төре белән олы абыем шөгыльләнде. Беркөнне ул ярышлардан зур медаль алып кайтты. Ул вакытта миңа 11 яшь, гәүдәм дә бер дә спортчыларныкына охшамаган иде. Абыем үзе белән тренировкага чакырды, «әйдә, майларыңны кимет» дип шаяртты да әле. Мин барырга уйладым, миңа анда бик ошады, 2 елдан соң абыема караганда да күбрәк герләр күтәрә башладым.

— Синең уңышларың күп. Шуларның кайсыларын мөһим дип саныйсың?

— Мөгаен, иң мөһим уңыш дип бөтенроссия стартларын алыргадыр — бу ил беренчелегенә призлы урын, мин аны былтыр Казанда алдым. Мондый уңыш минем өчен беренчесе булды, ә беренчесе — иң кызык­лысы ул. Әле медаль алганда нәрсә булганның мәгънәсен дә аңлап бетермисең, аннары гына Россия җыелма командасы составына эләгүең аңыңа барып җитә. Әгәр дә халыкара стандартлар турында сөйләсәк — бу мин нык омтылган 2023 елның дөнья беренчелегендә җиңү. Мин моңа бик омтылдым. Алдыңа куелган максатка ирешкәч, пьедесталда кулыңа медаль тотып басып торганда, эчеңдә ниндидер бушлык барлыкка килә. Ә күпмедер вакыт үткәч, максатыңа ирешүеңне күреп, үзең өчен горурлык хисләре кичерәсең,

— Дусларың синең җиңүеңә ничек карый? Хуплыйлармы?

— Минем яшәү рәвешем буенча дусларым күп түгел. Нигездә, минем иң якын бер дустым бар, ул һәрвакыт минем янәшәдә, минем өчен гел шатланып тора. Ни кызганыч, сәламәтлеге буенча спорт белән шөгыльләнә алмый, әмма ул минем иң ышанычлы җанатарым.

— Тренировкалар, ярышлар һәм шәхси тормышың арасында балансны ничек саклыйсың?

— Минем һәр көнем алдан ук бүленгән. Мондый яшәү рәвеше алып барганда нәрсәнедер корбан итәргә дә туры килә. Каядыр мин дуслар белән азрак булам, кайвакытта якыннарыма да вакытны азрак бирергә, спортка күбрәк вакыт бирү өчен укуыма да игътибарны азайтырга туры килә. Киресенчә дә булгалый. Хәзер бездә җәйге чор, сентябрь аенда Үзбәкстанда узачак дөнья беренчелегенә әзерләнәбез. Июнь–июль сезон­ара айлар дип санала, бу вакытта артык көчәйтелгән режимда шөгыльләнмибез. Бу айлардагы дәресләр форманы тотар өчен генә үткәрелә. Нәкъ менә шул 2 ай эчендә якыннарыма, дусларга күбрәк игътибар бирелә дә инде.

— Спорттагы шундый тормыштан туйганың бармы? Спортны ташлау турында уй килгәне юкмы?

— Һәр спортчының спорттан туйганы буладыр ул. Бер карасаң, физик арыганлык әллә ни сизелмәгән дә кебек, әмма психологик яктан тренировкалардан шуның кадәр туясың ки, хәттә күрәсе дә килми. Бер атна элек җиңел генә башкарган нәрсәне дә син эшли алмаска мөмкинсең. Мондый мизгелләрдә иң яхшысы киредән эшләгәнгә карганда эшләп бетермәү, чөнки психологик ару физик аруга караганда күбрәк сузыла. Бу бер айдан алып ике айга кадәр дәвам итәргә мөмкии. Вакыт узу белән, уңышлар килгәч, моның бушка гына булмавына шатлана башлыйсың, — дип эчке кичерешләре белән уртаклаша Николай.

— Спортны ташлау турында уйлаганым булмады, чөнки озак шөгыльләнгәннән соң бәйлелек барлыкка килә. Спортчылар өчен бу — файдалы бәйлелек. Мин ял вакытында да өйдә тик кенә утыра белмим, миңа шөгыльләнергә, дусларым белән булырга, бер урында гына тормас өчен активлык күрсәтергә кирәк. Хәзер мин спортсыз яши алмыйм инде.

— Синең гер спорты белән мавыгучы кумирларың бармы?

— Әлбәттә, бар. Безнең спорт төре әллә ни популяр булмаганга һәм Олимпия уеннарына
кермәгәнгә күрә, минем кумирларым — медиа яктан үсеш алган спортчылар. Шуларның берсе — Санкт-Петербургтан спортчы Иван Марков. Ул гер спортында өч тапкыр абсолют дөнья рекордчысы. Элек, халыкара ярышларга бармаганда, мин телевизордан күрсәтелгән кешеләргә тартыла идем. Ә хәзер бу кешеләр белән шәхсән танышкач, мине алар күбрәк спортчы буларак кына түгел, ә сиңа киңәш бирә, синең белән сөйләшә алырлык гади кешеләр буларак та җәлеп итәләр. Мин төрле төбәкләрдәге егетләр белән аралашам, алардан үрнәк алам һәм планканы аларның дәрәҗәсендә һәм югарырак тотарга тырышам.

— Гер спорты белән яңа шөгыльләнә башлаучыларга нәрсә теләр идең?

— Яңа килүчеләр өчен иң мөһиме — гадәт булдыру. Ә ул 3-4 ел шөгыльләнгәннән соң гына барлыкка килә. Уртача темпта, үз ритмыңда барырга, беркая да ашыкмаска кирәк, чөнки спорт шундый әйбер: бүген ул бар, ә иртәгә юк. Хәтта кечкенә имгәнү дә бар нәрсәгә комачаулый ала. Шулай ук яңа килүчеләргә үз белдекләре белән эш итмәскә, ә тренерны тыңларга киңәш итәм. Яшь егет һәрвакыт күбрәк эшләргә тырышачак һәм бу һәрвакытта да аның өчен файдалы түгел. Тренировкаларга күбрәк вакыт китсә дә, бу яхшырак булачак.

— Киләчәккә планнарың турында сөйлә әле.

— Санкт-Петербургка күче­нергә уйлыйм, чөнки шунда университетка укырга кердем. Бу шәһәрне сайладым, чөнки биредә тренировка процессын дәвам итү өчен яхшы шартлар бар. Санкт-Петербургның гер спорты буенча җыелма командасы илдә иң көчлесе булып санала, анда халыкара ярышларда чыгыш ясаучы иң яхшы гер күтәрүчеләр шөгыльләнә, шулай ук анда тренерлар составы яхшы. Мин шунда карьерамны дәвам итәр өчен барам. Хәзер спортта төп максатларның берсе — спорт мастеры нормативын үтәү. Ә бу максатка ирешкәч, башкасы — халыкара класслы спорт мастеры нормативы тора.

— Спорт мастеры нормативын үтәү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Үз мисалымда аңлатам. Минем авырлыгым 60 килограмм. Спорт мастеры нормативын үтәү өчен 32 килограммлы 2 герне 60 тапкырдан артык күтәрергә кирәк. Димәк, мин тән авырлыгыма тиң булган авырлыкны 60 тапкыр күтәрергә тиеш. Һәм моны эшләү өчен без көн саен төрле герләр белән билгеле бер күләм җыябыз — безнең спорт зур тырышлык таләп итә.

Николай белән сөйләшкән­нән соң, безнең яныбызга аның тренеры Альберт Гыйниятуллин килде. Ул үзендә тәрбияләнүче егет турында рәхәтләнеп сөйләде.

— Николайны күптәннән өйрәтәсезме?

— Мин аның белән баштан ук, аны 5-6 ел дәвамында өйрәтәм. Безгә ул 12 яшендә килде. Ул үзен сынап карарга булды, күнегүләр ясады һәм аңа бик ошады. Калырга карар кылды. Бер елдан соң нәтиҗәләр барлыкка килде. Әгәр башта 15нче урыннарны алган булса, бер елдан соң җиңел генә беренче урыннарны да ала башлады, — дип билгеләп үтте тренер.

— Николай бик тырыш. Ул тулысынча тренировка процессына кереп китә, үҗәт, дәресләрдә көчен дә, үзен дә кызганмый. Максатларын алдан белә. Николайның әзерлек дәрәҗәсе югары, мин аннан бик канәгать. Аның әле барысы да алда.

— Тренировкалар еш узамы?

— Яңа шөгыльләнә башлаучылар өчен тренировкалар атнага 3 тапкыр, ә яхшырак әзерлекле балалар өчен — 5 тапкырдан да ким түгел. Ә ярышлар алдыннан без 6 көн шөгыльләнәбез, ул чакта күнегүләр дәвамлылыгы 3 сәгатькә кадәр җитә.

— Гер спортының катлаулылыгы нәрсәдә?

— Бер генә спорт төрен дә җиңел дип атап булмый. Әмма гер спортын башка төрләрдән аерып торучы нәрсәләр бар. Йөзү яки йөгерү белән шөгыльләнүче кеше үз тәне белән генә эшли, ә монда спорт кораллары, герләр белән эшләргә туры килә, ә бу тәнгә икеләтә йөкләнеш. Биредә чыдамлык кирәк.

Гер спорты популяр булмаса да, безнең шәһәрдә районны төрле дәрәҗәдәге ярышларда данлаучы менә дигән спортчылар һәм тренерлар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев