Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан ерак булмаган урында парсыз ефәк күбәләгенең коточкыч һөҗүме теркәлгән

Бөҗәкләр агачларны сырып алган һәм яңа территорияләрне яулыйлар. Чистай районыннан ерак булмаган урында да, Биләрдә дә туристлар күргәннәрдән шок хәлендә калганнар.

Урман шыксызланып калган, агачлар яфракларын койган шикелле басып торалар, Изге чишмә янында ял итү өчен билгеләнгән чатырларда да кортлар күп.

— Карарга да куркыныч, көз җиткән кебек. Агачларда яшеллек юк диярлек. Әгәр аларга якынрак килсәң, кортларның яфракларны керт-керт ашавы ишетелә. Чатырлардагы түшәм һәм диварлар бөҗәкләр белән капланган, биредә басып тору да куркыныч. Кортлар башка, тәлинкәгә төшәләр, — ди видео авторы.
Биләр урманчылыгы җитәкчесе Рамил Нуруллин әлеге территорияне тикшергән. Ул билгеләп үткәнчә, байтак еллар эшләү дәверендә парсыз ефәк күбәләгенең күпләп һөҗүм итүен беренче тапкыр күрә.

— Биләрдә Изге чишмә территориясендә парсыз ефәк күбәләгенә каршы эшкәртү каралмаган, чөнки биологик препаратны кешеләр күпләп йөргән урыннарда куллану тыела. Биләр урманчылыгы территориясендә корткычлардан 22 мең гектар урман участогы эшкәртелгән, шуңа күрә аншлаглар куелган, алар ярдәмендә без халыкны әлеге урманнарга 21 көн дәвамында бармаска кисәтәбез, — диде Рамил Равил улы.

Чистай районында кортка каршы Мордва Баганасы авылы янындагы урманны эшкәрткәннәр. Урманчы биологик препаратның урманның башка хайваннарына, шул исәптән кошларга да зыянлы йогынты ясамавын ассызыклады. Корткычларның санын киметергә агачларны препаратлар белән эшкәртү генә түгел, ә аларның табигый дошманнары — башка бөҗәкләр дә ярдәм итә. Шуңа күрә агулы булмаган биологик препаратлар кулланыла.

Кортларның актив үрчүенә һава шартлары — иртә килгән, җылы һәм коры яз ярдәм иткәндер. Әмма белгечләр парсыз ефәк күбәләге һөҗүме озакка сузылмаячагына ышаналар. Бер-ике атнадан соң күбәләк корты кузы эчендәге кортка, аннары куркыныч тудырмый торган күбәләккә әверелә. Бердәнбер проблема — ул йомырка салып калдыра һәм киләчәктә алар урманнарга зыян китерәчәк.

Чистай районының участок урманчысы Рөстәм Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, җирле урманнарда көн саен патрульлек үткәрелә. Хәзерге вакытта корткычлар һөҗүме ачыкланмаган, йомыркалар да күренми.

Быел беренче тапкыр чистайлылар үзләренең дача участокларында гадәти булмаган кортларга тап булганнар. Кайберләрендә корткычлар чәчәкләргә, ә башкаларында җимеш бирә торган агачларга — алмагач, груша, сливага һөҗүм иткәннәр.

— Аларга игътибар итмәсәң, агачларга төзәтеп булмаслык зыян китереләчәк. Кортлар берничә көн эчендә яфракларны юк итәләр, шуңа күрә уңыш булмаска да мөмкин, — дип зарланалар бакчачылар.

Парсыз ефәк күбәләге кортлары белән көрәшү өчен участок урманчысы «Битоксибациллин» һәм «Лепидоцид» биологик препаратларын кулланырга киңәш итә. Әгәр биологик инсектицидлар сиптерү ярдәм итмәсә, бигрәк тә агачларда күп санлы корткычлар булганда, пиретроидлар төркеменнән химик препаратлар кулланырга кирәк. Әмма шунысын да истә тотарга кирәк, әгәр агачлар астында ашау өчен яшеллек үсә икән, аны бер ай дәвамында кулланырга ярамый. Шуңа күрә йорт яны участокларында корткычларга каршы көрәшүнең биологик ысулларын гына куллану зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев