Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайдан 92 яшьлек Мария Суворова үз пенсиясенә махсус хәрби операция сугышчылары өчен посылка җыйган

...

Газета битләрендә без даими рәвештә битараф булмаган кешеләр, волонтерлар турында сөйлибез, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга төрлечә ярдәм итәләр. Бүгенге материалның героинясы — 92 яшьлек Мария Ивановна Суворова аерым игътибарга лаек. Үз пенсиясенә ул сугышчылар өчен кирәкле әйберләр сатып алган.
— Фронтка ярдәм итәргә тиешлегемне аңлау телевизор караган вакытта килде. Яңалыкларда сугыш хәрәкәтләре зонасында булган солдатларыбыз, тыныч тормыш өчен дошманга каршы көрәшүче яшь егетләр турында сюжет күрсәттеләр. Минем аларга ярдәм итәсем, җиңүне якынайту эшенә үз өлешемне кертәсем килде, — дип сөйли Мария Ивановна, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
Фронтка ярдәм итү карары турында пенсионер ханым балаларына һәм оныкларына хәбәр итә. Якыннары аны хуплый.

— Алар миңа: «Әни, дөрес эшлисең! Без сиңа булышырбыз!» — дип әйттеләр. Аннары оныгым волонтерлардан безнең егетләргә хәзерге вакытта нәрсә кирәклеген белеште һәм балаларым, оныкларым белән бергә без кибетләр буйлап йөрдек, кирәк әйберләрне сатып алдык, — ди безнең әңгәмәдәшебез.

Сугышчыларга посылка күләмле килеп чыга: азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, газ баллоннарын тартмаларга урнаштыралар. Мария Ивановна бөтен нәрсәне, күңел җылысын салып, үзе тарт­маларга тутыра.

— Солдатларга тизрәк туганнарына, якыннарына исән-сау әйләнеп кайтуларын телим! Мин аларның һәрберсен үз улларымны кочаклаган кебек кочар идем! Иманым камил, җиңү, 1945 елдагы кебек, һичшиксез, безнең якта булачак! — диде Мария Ивановна.

Һәм шунда шат күңелле, чая әбинең күзләре кабат яшьләнде… Үткәнгә борылып караган кебек, ул бер мизгелгә тынып калды… Бөек Ватан сугышы еллары Мария Ивановнаның хәтерендә мәңгегә уелып калган. Аның бала чагы шул вакытка туры килгән.
— Әтиебезне фронтка алып киткәндә, гаиләдә без алты бала идек, иң кечкенә сеңелебезгә нибары өч атна иде. Әни эшкә китә иде, без кечкенәләрне карый, хуҗалыкта һәм өйдә эшли идек. Аннары мин үзем дә эшли башладым. Колхозда бер генә ир-ат та калмады, барысын да фронтка алдылар. Шуңа күрә колхозда балалар, хатын-кызлар, әбиләр эшләде. Басуларны кул белән утадык, кышын көлтә ташыдык, салкын һәм авыр иде. Хатын-кызлар: «Безнең гаиләләребез зур, кулларыбызны туңдырсак, балаларыбызны кем туйдырыр!» — дип әйтә иделәр. Мин: «Әйдәгез, мин эшлим!» — дип җавап бирә идем. Эштән курыкмадым, төшенкелеккә бирелмәдем, барысын да тиешенчә эшләргә тырыштым! — дип уртаклаша сугыш елларына туры килгән балачак хатирәләре белән Мария Суворова.
Язма героинябыз сүзләренә караганда, сугыш елларында еш кына ач торырга, салам өстендә йокларга туры килгән.
— Терлекләрне ашатырга да, үзебезгә ашарга да азык юк иде… Ләкин тормыш һәм авырлыклар барысына да өйрәтте. Табылса, черек, кортлаган бәрәңге җыеп кайта идек тә, кечкенә күмәчләр ясап пешереп ашый идек. Иң мөһиме, исән калдык! Авыр вакытлар булса да, барыбыз да үзара тату яшәдек, бер-беребезгә ачу тотмадык, көнләшмәдек. Хәтерлим, хатын-кызлар, ә алар арасында минем әни дә бар иде, авыр эштән өйгә кайтканда җырлар җырлый иделәр. Мин, бәләкәй кыз: «Әни, син кайгылы, авыр көннәр дип әйтәсең, ләкин нигә җырлар җырлыйсың?» — дип сорый идем. Ул: «Мин шулай үз-үземне юатам», — дип җавап бирә иде, — дип уртаклаша Мария Ивановна.
Күңелендә сакланган иң якты истәлек­ләренең берсе 1945 елның Бөек Җиңү көне.
Безнең героинябыз әтисе фронтта һәлак була, әнисе дә 57 яшьтә каты авырудан үлеп китә. Балалар бер-берсенә терәк һәм ярдәмче булалар.
–Мин һәрвакыт авылда эш­ләдем. Яшь вакытымда дуңгыз караучы идем, 800 баш дуңгыз каравым истә. Аннары Кече Талкыш авылында тегермәндә 20 елдан артык эшләдем. Соңрак сәламәтлегем белән проблемалар булу сәбәпле, пенсиягә чыктым, — дип сөйли ул.
Чистайга Мария Ивановна пенсиягә чыккач күчеп килә. Тормыш иптәше белән (кызганычка каршы, ул берничә ел элек вафат була) ике ул тәрбияләп үстерәләр. Хәзер аның дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар. Якыннары һәрвакыт яраткан әниләре, әбиләре, карт әбиләре янына киләләр, аңа ярдәм итәләр, аның актив тормыш
рәвеше алып баруына, тормышны яратуына, көр күңелле булуына сок­ланалар.
–Мин еллар үткәненә уфтанмыйм, тормышны яратам, шатланып яшим, — дип сөйли әңгәмәдәшем.
Бу чыннан да шулай! Мария Ивановна — энергиясе белән көч бирүче, рухландыручы кеше. Ул безне бусагадан ук елмаеп каршы алды, якыннары кебек кочаклады, ачык йөз белән үзенең кечкенә генә, матур өенә чакырды.
Ул да, үзенең әнисе кебек үк, җырларга ярата. Ул шатлыкта да, кайгыда да җырлый… Безнең соравыбыз буенча да үзенең яраткан җырларының берсен башкарды.
–Кем җыр белән алга атлый, ул тормышта югалмый — бу минем тормыш шигарем! — ди Мария Ивановна. Хушлашканда әлеге мөлаем әбекәй безнең сугышчыларыбызга түбәндәге сүзләрне җиткерергә кушты: «Минем аларны көтеп торганымны истә тотсыннар, минем җырымны ишетсеннәр, аларның җиңү белән кайтуларын көтүемне белсеннәр!»
Посылканы волонтерларга тапшырдык, алар аны тиз арада сугышчыларга илтеп җиткерергә вәгъдә бирделәр. Посылка белән бергә әлеге сөйкемле әбекәйнең изге теләк­ләре белән видеоны да тапшырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев