Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда законсыз балык сатуны тыйдылар

...

ТРның биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлеге инспекторлары белән берлектә Чистай районында елга балыгын сату нокталары буенча рейдка чыктылар. Бу хакта ТРның биоресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Тикшерү вакытында елга балыгы белән законсыз сәүдә итү факты ачыклана. Ул озата баручы ветеринария документларыннан башка сатылган. Бу исә балык сыйфатсыз һәм кулланучы өчен куркыныч булырга мөмкин булуын аңлата.

Күзәтчелек органнары урынга полиция хезмәткәрләрен чакырткан, ә балык алга таба утильләштерелергә тиеш.

Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, хокук бозучыга карата административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 10.8 маддәсенең 1нче өлеше «Хайваннарны ташу яки суюның ветеринар-санитар яки терлекчелек продуктларын әзерләү, эшкәртү, саклау яки сату кагыйдәләрен бозу» буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев