Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда җылыту мичләре җитештерү башлана

Чистайда «Россия сугышчысына җылылык бүләк итик» акциясе кысаларында махсус хәрби операция бара торган зонада хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Россия сугышчылары өчен үзләре белән йөртә торган тимер мичләр җитештерү башлана.

Быел мичләр ясау ветераннарның, хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләренең төбәк иҗтимагый оешмасы, шулай ук Чистай шәһәренең «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы шефлыгы ярдәмендә башкарылачак.

— Салкыннар башланды һәм фронттан мичләр кирәк булуы турында хәбәрләр килә башлады. Теләге булган һәркем бу игелекле эштә ярдәм итә ала, — дип билгеләп үтте «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Чистай бүлекчәсе штабы начальнигы Александр Морозов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев