Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чистайда хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы узды

Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды

Хакимият бинасында ведомствоара комиссия утырышы булды, анда җирле халык арасында хокук бозуларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырышны башкарма комитет җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы тору өлкәсендә хокук саклау органнары эшчәнлеге турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәсе начальнигы Руслан Әгъзамов хәбәр итте.

— Быел законсыз әйләнештән ике килограммнан артык наркотик матдә алынды. Барлыгы 40 административ хокук бозу ачыкланды, узган ел 57 иде. Шунысы игътибарга лаек, кагыйдә бозулар, нигездә, июль ахырыннан октябрьгә кадәр булган, — дип билгеләп үтте Руслан Рамил улы.

Безнең шәһәрдә тагын бер җитди проблема мәктәп укучыларының һәм студентларның үз-үзләрен тотышы белән бәйле.

— Яшьләрнең күбесе электрон сигаретка бәйлелектән интегә. Өстәвенә, алар вейпларны бөтенләй яшь вакытта куллана башлыйлар, ә аннары «аннан башка яши алмыйлар». Әгәр алар үз никотин дозасын алмасалар, агрессив булалар, аларда депрессия барлыкка килә һәм эшкә сәләтлелек кими, — дип билгеләп үтә Чистай үзәк район дәваханәсе табиб-наркологы Анна Байдакова. — Без укучылар арасында даими рәвештә тест үткәрәбез һәм аларга тәмәке тартуның зыяны турында видеороликлар күрсәтәбез.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Ландыш Әхмәрова хәбәр иткәнчә, районда социаль челтәрләрнең берсендә куркыныч төркемнәрдә торучы студентлар һәм мәктәп укучылары булуы ачыкланган.

— Быел Чистай районының балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлары һәм участок полицейскилары балигъ булмаганнар җыела торган урыннарга төнге рейдлар үткәрделәр. Тикшерү нәтиҗәсендә 19 балигъ булмаган бала исерткеч эчемлекләр кулланган яки җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган. Бу уңайдан ике административ беркетмә төзелде, — дип өстәде Ландыш Рафаэль кызы.

Шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов тәртип саклау җәмәгать пунктлары, хокук саклау юнәлешендәге муниципаль хезмәткәрләр эшчәнлегенә һәм гражданнарның җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашуына бәйле эш нәтиҗәләре һәм проблемалар турында сөйләде.

Шулай ук Чистай районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Илфат Мәгыйзов чыгыш ясады. Ул халык арасында экстремизмга каршы пропаганда чараларын гамәлгә ашыру буенча җирле массакүләм мәгълүмат чаралары эше турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев